Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида Олимпия төзелешләрендә эшләүче мигрантларның хокуклары бозыла


Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы белдерүенчә, Сочида Олимпия уеннары узачак төзелешләрдә эшләүче мигрантлар авыр эш шартларында хезмәт итәргә мәҗбүр.

Оешманың махсус хисабында әйтелгәнчә, аларны эшкә яллаучылар хезмәт хакларын вакытында түләми, моннан тыш тиешеннән азрак түли, 12шәр сәгать хезмәт итәргә мәҗбүр итә, эштән китмәсеннәр өчен паспортларын тартып ала. Мигрантлар бер торакта бик күпләп яшәргә мәҗбүр һәм алар тиешлечә тукланып җитми.

Human Rights Watchның Русия белгече Юлия Горбунова радиобыз хәбәрчесенә белдерүенчә, хисап Әрмәнстан, Үзәк Азия, Сербия, Украина эшчеләре сүзләренә нигезләнеп эшләнгән.

Хокук яклаучылар Русия хөкүмәтен һәм Халыкара олимпия комитетын мондый хәлне туктатырга һәм эшче мигрантларның хокукларын якларга чакыра.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG