Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы хөкүмәткә карамаган оешмалар 2012 елны чит илдән 65 миллион сум акча алган


Бүген Русиянең Татарстандагы юстиция министрлыгы идарәсе утырышында 2012 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Идарәнең җитәкчесе Гөлнара Сергеева белдерүенчә, узган елны хөкүмәткә карамаган оешмалар чит илдән 65 миллион сум акча алган. Әлеге оешмаларның барысы да террорчылыкка катнашы булу-булмауга тикшерелгән. Ул шулай ук сәяси эш белән шөгыльләнүче һәм чит илдән акча алучы оешмалар арасында “чит ил агентлары” билгеләмәсенә кертелә торганнарының булмавын әйтте.

Барлыгы Татарстанда 5 мең 595 хөкүмәткә карамаган оешма төркәлгән. Идел буе бүлгесе төбәкләре белән чагыштырганда бу иң күбе. 2012 елны барлыгы 485 оешма оештырылган. Алдагы еллар белән чагыштырганда бу 1,5 тапкырга күбрәк. Сергеева сүзләренчә, бу хәл дини һәм иҗтимагый оешмаларның артуы белән бәйле.
XS
SM
MD
LG