Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:30

"Авыру ятимнәр Русиядә беркемгә дә кирәкми"


2002 елгы бу фотода Петербур янындагы Усть-Ижорада ВИЧ инфекцияле ятимнәр тупланган махсус балалар йортында әле аягына басып кына килүче кыз бала тәрәзә аша дөньяны күзәтә. Петербурда яшәүче фотограф Александр Беленький күп еллар буена Русиянең балалар йортларында балаларның тормышы турында фотолар төшереп килгән.

2002 елгы бу фотода Петербур янындагы Усть-Ижорада ВИЧ инфекцияле ятимнәр тупланган махсус балалар йортында әле аягына басып кына килүче кыз бала тәрәзә аша дөньяны күзәтә. Петербурда яшәүче фотограф Александр Беленький күп еллар буена Русиянең балалар йортларында балаларның тормышы турында фотолар төшереп килгән.

Русиядән ятимнәрне АКШка уллыкка һәм кызлыкка алуны тыйган канун беренче чиратта авыру балаларга китереп сугачак. Бу хакта 23 ел Ямбай балалар йорты директоры булып эшләгән Әнисә Усманова белдерде. Русия халкының 64%-ы "хәсисләр кануны" нигезендә хөкүмәт күрәчәк чараларның ятимнәрнең хәлен яхшыртачагына ышанмый.

Әнисә Усманова инде балалар йортында эшләмәсә дә, үз тәрбиясендә булган ятимнәрне көн дә искә ала. Бергә төшкән рәсемнәрне карый. "Балаларымны Кушма Штатларга уллыкка һәм кызлыкка озату мизгелләре, Төмән өлкәсендәге балалар йортында тәрбияләнүче 16 ятимне АКШка җәйге лагерьга алып баруым кино кадрлары кебек әле дә күз алдымнан үтә", ди ул.

Әнисә ханым балалар йорты директоры булып эшләгәндә утызлап баланы Кушма Штатларга алып киткәннәр. "Мин аларның берсе турында да начар гаиләгә эләккәннәр, кыерсытуга, җәберләүгә дучар булганнар икән дигән сүз ишетмәдем. Әгәр андый хәл булса – без беркайчан да капчыкта ятмый ул", ди.

Әнисә ханымга директор булып эшләгәндә Төмән өлкәсенең төрле балалар йортларында тәрбияләнүче 16 нарасыйны Кушма Штатларга җәйге лагерьга озата барырга туры килә. Юлга кузгалганда Төмән балаларының күңелләрендә бары тик бер генә әйбер – уллыкка һәм кызлыкка алырга теләгән гаиләләрне, булачак әти-әниләрен күрү теләге була. "Гадәттә 3-4 яшьлек авыру балаларны алдылар. Ул балалар бит Американы да белми. Аларның бары тик бер генә теләге бар иде – гаиләдә, ата-ана җылысында үсәсе килде. Әтисе, әнисе булуны тели иде алар", дип искә ала Усманова.

Әнисә Усманова. Ул Төмәннең "Дуслык" татар ансамблендә дә җырлый.

Әнисә Усманова. Ул Төмәннең "Дуслык" татар ансамблендә дә җырлый.

Кушма Штатларга килеп төшкән очкычтан һава аланына килеп кергәч тә Әнисә ханым тагын бер кат тетрәнеп кала. Каршы алырга килгән, әлеге балаларны үзләренеке итәргә теләүчеләрнең күзләрендә дә шундый ук очкыннар яна иде, ди ул.

Элекке елларда АКШта өч айлык җәйге танышу лагерьлары әледән-әле оештырылган булган. Ул балалар американ тормышына күнегә торсын, ата-аналар һәм балалар бер-берсе белән якыннанрак танышсын өчен эшләнгән. Американ әти-әниләр беренче очрашканга кадәр Русия ягы тәкъдим иткән балаларның бары тик фотоларын гына күргән була. Җәйге лагерьлар вакытында аларга балаларны ял көннәрендә өйләренә алып кайту, теләгән вакытта лагерьга килеп очрашу, аралашу мөмкинлеге бирелгән. Өч ай узгач балалар кире Русиягә кайтып киткән, аларны булачак әти-әниләре озатып калган. Рәсми документлар әзерләнеп беткәч кенә ата-аналар балаларны АКШка алып киткән.

Кушма Штатларда булган вакытта Әнисә ханым телефон аша сөйләшеп Ямбай балалар йортыннан киткән кайбер балаларның хәлләрен дә белә, Мари исемле бер кыз белән очрашу да оештыралар. "Ул бик әйбәт гаиләдә тәрбияләнә иде. Барсыннан да канәгать булуын, әти-әниләренең 16 яшьлегенә машина алуларын һәм йөртү хокукы бирүче таныклыкка укуы турында сөйләде. Бик бәхетле иде ул", ди Усманова.

АКШта булганда Ямбайдан киткән тагын бер малай белән телефон аша гына булса да аралаша. "Башта телефоннан минем тавышны ишеткәч һәм Кушма Штатларда булуымны белгәч бик куркып калды. Мине алырга килгән дип уйлады. Ул үсмердә Русиядә дәвалап булмый торган кан авыруы иде. Хәзер исә хәлләренең әйбәт булуын, бик яхшы яшәвен сөйләде", ди Әнисә ханым.

Усманова фикеренчә, АКШка уллыкка-кызлыкка алуны тыйган бу яңа канун авыру ятим балаларга бик нык китереп сугачак. Русияләр бары тик сәламәт, гарип булмаган, матур балаларны гына алырга тырыша, авыру ятимнәр беркемгә дә кирәкми шул, ди ул.

Шулай да Әнисә ханым бала кайда туган шунда үсәргә тиеш дигән карашта. Авыру ятимнәргә һәм аларны тәрбиягә алучыларга хөкүмәт нык игътибар итеп акчасын кызганмаган вакытта гына хәлләр үзгәрергә мөмкин, ди.

Курскидан уллыкка алынган Маркка бию савыгырга ярдәм иткән

Үсмерләр Марк һәм Грейс Юреннар тумышлары белән Русиянең Курски шәһәреннән. Хәзер алар Нью-Йорк штатының төньягындагы кечкенә генә Һайлендс шәһәрендә яши. Аларның үги әниләре АКШ ватандашы Ингрид үсмер чагында ятимнәр турында китап укыган була һәм кайчан да булса ятим бала алачакмын дигән карарга килә.

Башта Ингрид ире Дэвид белән Курскидагы балалар йортыннан 10 айлык кыз ала. Ике ел узгач Курскидан тагын бер баланы – Маркны үзләренеке итәргә карар кылалар.

Малай чәрдәкләнгән умыртка сөяге белән дөньяга килгән була. Балалар йортында тәрбияләнгәндә берничә операция кичерсә дә, табиблар тормышын инвалид арбасында, йә булмаса култык таягы белән уздырачак дип әйтә.

Марк 18 айлык вакытта атлап китә. Сигез яше тулгач сеңлесе кебек үк бию белән шөгыльләнә башлый. Бию аның өчен иң яхшы дәва була. Марк быел яз көнендә бию фестивалендә катнашачак, шуңа күрә ул һәр шимбә саен күнегүләр ясый. Хәзер Маркка 14, ә апасы Грейска 16 яшь.

Русиянең 50% халкы "хәсисләр кануны"н хуплый

Соңгы ун ел эчендә Русиядән 60 мең бала чит илләргә уллыкка һәм кызлыкка алынган. 19 баланың язмышы фаҗигагә дучар була. Ә икенче бер санга күз салсак, Русиядәге балалар йортларында һәр ел саен 1500-ләп бала үлә. Бу хакта Русия баш прокуратурасы сәхифәсе белдерә.

АКШ ватандашларына ятимнәрне гаиләле итүен тыйган Русиянең бу яңа документы җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудырды һәм ул “хәсисләр кануны” ("закон подлецов") буларак бәяләнде. Русиянең төрле шәһәрләрендә пикетлар, митинглар һәм урам йөрешләре үтте. Мәскәүдә әлеге канунга каршы йөрештә дистәләрчә мең кеше катнашты.

Юрий Левада исемендәге социологик тикшеренүләр үзәге бу яңа канунга халыкның мөнәсәбәтен белеште. Социологларда булган мәгълүматларга караганда, ил халкының 50 проценты бу канунны хуплавын әйткән. Әмма шул ук вакытта 64% халык әлеге канун нигезендә хөкүмәт күрәчәк чараларның балалар йортларындагы хәлне уңай якка үзгәртәчәгенә, медицина ярдәме яхшырачагына һәм бу ятимнәрне бәхетле киләчәк көтәчәгенә ышанмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG