Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02
Казанның Социалистик көнкүреш музеенда узган атна ахырында совет акчалары күргәзмәсе оештырылды. Экспозиция Советлар берлегендә саклау кассасының ачылуына 90 ел тулуга багышланды.

“Совет кешесе һәм аның акчалары” дип аталган күргәзмәдә акчалар белән беррәттән совет заманыннан калган башка бик күп экспонатларны да күрергә мөмкин.

Экспонатлар музейның мөдире Рөстәм Вәлиәхмәтов тырышлыгы белән җыелган. Барлык әйберләр дә баштарак подвалда сакланган. Узган елның августында музей Университет урамындагы бер бинага күченгән.

Музей хезмәткәре Халисә Вәлиәхмәтова сүзләренчә, бу музей 1960-70нче елларда совет кешесенең тормышын күрсәтү максатыннан чыгып ачылган.

“Монда килгән кешеләр музей экспонатларына карап ул вакыттагы тормышларын искә төшерә”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG