Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:29

Гөлназ Батталова: "Актриса буласым килә"


Яшь автор-башкаручы Гөлназ Батталова Казан-Мәскәү арасын таптаган арада Азатлыкка әңгәмә бирде. "Томан сыман" җырына пианино яндырып истә калган Гөлназның бүгенге иҗаты белән кызыксындык.

Гөлназ Батталова Казанның ике югары уку йортында белем алудан тыш Русиянең театр сәнгате университетына (ГИТИС) укырга кергән. Бу көннәрдә ул Мәскәүдә имтиханнар биреп йөри. Шул ук вакытта иҗат итәргә дә вакыт таба икән. Хәзер үзе дә җырлар яза башлаган. "Синсез" җырын беренче итеп Азатлыкка җырлап күрсәтте.

Үткән елда Гөлназ татарча рэп укучы Әмирхан Корбанов (Шәкүр) белән "Декабрь" җырын башкарып аңа клип төшерәләр, "Соңга калган язлар" җырын яздыралар. Музыканы һәм аранжировканы Вил Червинский белән Айнур Шәрәпов эшли.

Быел Гөлназ барлык җырларын туплап беренче альбомын чыгарырга ниятли. Узган елдагы кебек быел да Башкортстанның яшь популяр җырчысы Радик Юльякшин белән яңа җыр яздырырга уйлый.

"Күптән түгел аның белән бу хакта сөйләштек, тиздән "Җәй башлана бүгеннән" кебек хитлар булачак. Татар яшьләре белән башкорт яшьләре бик дус, Уфада минем җырларны беләләр, килгән саен зурлап каршылыйлар", ди Гөлназ.

Ул "Тавыш" ("Голос") бәйгесендә җиңгән кызлар белән дә таныш икән. "Беренче каналда узган ул проектны алай зур масштабта үтәр дип уйламаган идем, миңа да җырларымны җибәрәсе калган", дип көрсенеп куйды Гөлназ. Алга таба мондый проектлардан читтә калмаска тырышачагын да әйтте.

Хәзер Гөлназ татар дискәтүкләрендә көтелгән кунак, Мәскәүдә булса да Казандагы чыгышларын кыскартмаска тырыша. 13 февральдә "Арена" төнге клубында үтәчәк "Изге Вәли" дискәтүгендә булачакмын, дип саубуллашты ул безнең белән.

XS
SM
MD
LG