Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хокук яклаучылары хөкүмәткә карамаган оешмалар турындагы канунны Европа мәхкәмәсенә шикаять итте


“Коммерсант” газетасы хәбәр итүенчә, хокук яклаучылар чит илдән финансланучы хөкүмәткә карамаган оешмаларга “чит ил агенты” буларак теркәлү таләбе аларның берләшүгә хокукын һәм сүз иреген боза дип саный.

Шикәятне 11 оешма имзалаган. Алар арасында “Мемориал”, Мәскәү Һельсинки төркеме, “Газаплауларга каршы комитет”, “Голос” берләшмәсе бар.

Шул ук вакытта белгечләр Страсбургтагы мәхкәмә бу шикаятьне карамаска мөмкин дип саный, чөнки хокук яклаучылар бу канунны Русия югары мәхкәмәсенә шикаять итеп тормады.
XS
SM
MD
LG