Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар йортларындагы гарип ятимнәрне яклау туктамый


Чулпан Хәммәтова
Чулпан Хәммәтова

Чулпан Хәммәтова Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, булачак әти-әниләре белән танышырга өлгергән ятим сабыйларның Кушма Штатларга китүенә киртә салмаска сорады. Иҗади интеллигенция авыру ятимнәр язмышы белән уйнаган канунның әхлаксыз булуын, кеше хокукларын бозуын әледән-әле белдереп килә.

Күренекле актриса һәм “Тормыш бүләк” ит хәйрия вакыфы җитәкчеләренең берсе Чулпан Хәммәтова Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, Кушма Штатлардагы булачак әти-әниләре белән танышырга өлгергән ятим балаларга ташлама ясарга сорады. Билгеле булганча, ятимнәрне АКШ ватандашларына уллыкка-кызлыкка алуны тыйган канун кабул ителгәнгә, булачак әти-әниләре белән танышырга өлгергән, гаиләле булам дип өмет чаткысы кабынган, чит илгә җибәрү өчен рәсми документлары әзерләнә башлаган күпләгән авыру ятимнәр китә алмаячак.

Пәнҗешәмбе көнне үткән “Ятимнәргә чикләр юк” дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүендә Хәммәтова, әгәр бала балалар йортыннан үзен алачак әнисен көтә икән һәм көтеп ала алмаса, үсә төшкәч ул “бу илгә нәфрәт белән караячак”, дип белдерде. Актриса өч ел буе Русиянең төрле хөкүмәт оешмаларының ишекләрен таптаган, әмма рәсми документлары эшләнеп бетмәгән әниләргә балаларын алырга рөхсәт бирергә кирәк дип тәкъдим итте.

“Без барыбыз да канунның көчкә керәчәген аңлыйбыз. Хәзер әниләрен күрергә өлгергән балаларга, балаларын күрергә өлгергән аналарга чыгарма сорарга гына мөмкинлегебез кала, чөнки төзәтеп булмаслык хәлләргә китерергә мөмкин. Безнең башкалар язмышына керешергә хакыбыз юк”, диде Хәммәтова.

Евгений Миронов
Евгений Миронов
Американ гаиләләренә Русиядән балалар алуны тыю темасына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә сәнгать әһелләре, ятимнәрне инде тәрбияләүче АКШ ватандашлары да катнашты. Бу чара вакытында 81 американ гаиләсенең Русия җитәкчелегенә балалыкка алу документларын эшләп бетерү мөмкинлеге бирү үтенече язганлыгы да билгеле булды.

Артист Евгений Миронов та күпчелеге каты авыруга дучар балаларның Америкада гаиләле булу өметен өзмәүне үтенде. “Мин бу балалар һәм ата-аналарның аралашуы өзелмәсен өчен аларга булышырга үтенәм”, диде Миронов.

Актриса Лия Ахеджакова әлеге ятимнәр канунның күпләргә, бигрәк тә балаларга китереп бәрүен әйтте. “Алла хакы өчен, китәргә рөхсәт бирегез аларга!” дип түрәләргә мөрәҗәгать итте ул.

Композитор-башкаручы Андрей Макаревич Хәммәтова тәкъдимен хуплады. Аның фикеренчә, хәзер Русиядә ятимлек проблемнарына багышланган кампания җәелдерү кирәкми, ә илдә әти-әнисез балаларның күбәю сәбәпләрен ачыклау зарур.

Андрей Макаревич
Андрей Макаревич
Гыйнвар башында Путин имзалаган Русиядән авыру ятимнәрне Кушма Штатларда гаиләле итүгә каршы канун киң җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудырды. Иҗади интеллигенция дә авыру ятимнәр язмышы белән уйнаган канунның әхлаксыз булуын, кеше хокукларын бозуын әледән-әле белдереп килә.

Бер ай чамасы элек Русиянең билгеле артисты Татьяна Догилева да, Русия думасында бу канун кабул ителгәч, үзе белгән дума депутатлары: гимнаст Алинә Кабаева һәм режиссер Владимир Борткога видеомөрәҗәгать юллаган иде.

“Мин актриса, мин сәясәт белән шөгыльләнмим, әмма аның белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә торган кешеләр бар. Бу аларның эше. Әмма балаларны нигә аңа тартырга? Үзләренең олыларча, куркыныч һәм ямьсез уеннарына? Нигә йортсыз, яклаучысы булмаганнарны үлемгә дучар итәргә? Минем хәзер дума депутаты, гимнаст булган чакта мин белгән Алинә Кабаевага мөрәҗәгать итәсем килә. Алинәнең артист буласы килеп минем белән киңәшергә дә килгәне бар иде... Алинә, нигә син бу канунны якладың? Син бу бәхетсез һәм авыру балаларны күз алдына китерәсеңме! Сиңа алар кызганыч түгел мени? Алар үләчәк бит! Уяныгыз! Үз акылыгызга килегез!” диде Догилева.



Билгеле булганча, 2013 ел башына кадәр мәхкәмә карары кулларында булган американ ата-аналары гына балаларны алып китә алачак. Документларны ахырына җиткерә алмаган башкалар, балалар белән инде берничә тапкыр күрешкән булуга карамастан, бергә булу мөмкинлегеннән мәхрүм булачак.

Мәхкәмә карары булып, әмма ул көчкә керергә өлгермәгәнгә, берничә американ гаиләсе бигрәк тә авыр хәлдә калды. Берничә пар үз хокукларын яклап Европада кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Алар балаларны алып китәргә формаль рөхсәт булса да, 1 гыйнвардан соң эшләрнең тоткарлануын шикаять итә. Русия әлеге мәсьәләдә 18 февральгә кадәр җавап бирергә тиеш.
XS
SM
MD
LG