Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Казанны яклаучыларга һәйкәл дәгъвасы кире кагылды


7 февральдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанны яклап шәһит китүчеләргә куелуы соралган һәйкәл буенча карар чыгарды. Югары мәхкәмә ТИҮ активистлары Юныс Камалетдинов һәм Мөдәррис Галимҗановның дәгъваларын кәнәгатьлендермәде, Вахитов районы мәхкәмәсенең карарын үз көчендә калдырды.

Казан милләтчеләренең Казанны яклап шәһит булучылар өчен куюны сораган һәйкәл дәгъвасы узган елның 18 октябрендә башкаланың Вахитов районы мәхкәмәсендә тикшерелгән һәм моннан алар өчен тискәре нәтиҗә чыккан иде.

Юныс Камалетдинов һәм Мөдәррис Галимҗанов район мәхкәмәсенең карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итте һәм Югары мәхкәмәнең беренче утырышы 31 гыйнварда булды. Ләкин аннан карар чыкмады, Югары мәхкәмә милләтчеләр гаепләгән Татарстан министрлар кабинетының вәкиленнән тиешле документ алып килүне сорады һәм утырышны 7 февральгә күчерде.

Югары мәхкәмәнең 7 февраль көнге утырышы көндезге бергә билгеләнгән булса да, утырыш бер сәгать 15 минутка соңарып башланды. Нәтиҗәдә дәүләт телевидениесе журналистлары мәхкәмә утырышы башлануны көтеп тормады, тиз-тиз генә дәгъвачыларның фикерләрен белешеп китеп тә барды. Мәхкәмәгә килүчеләр кичегү махсус оештырылды ахры дип фаразлады. Хәер, утырышны карарга килүчеләр дә бармак белән генә санарлык иде анысы. Ә министрлар кабинеты хокукларын яклаучы вәкил журналистлар белән аралашудан баш тартты.

Мәхкәмә 31 гыйнвардагы утырышта булганы кебек урыс телендә барды, ләкин тәрҗемәче хөкемдарларның русча чыгышларын дәгъвачыларга татарчага, дәгъвачыларның татарча ясаган чыгышларын хөкемдарларга рус теленә тәрҗемә итте. 31 гыйнвардагы мәхкәмә утырышында булганы кебек монысында да тәрҗемәче үз эшендә авырсынды, шулай да ике як та аның хезмәтенә сабырлык күрсәтте.

Фәрит Зәкиев

Фәрит Зәкиев

Шулай итеп, мәхкәмә утырышының документлар кабул итү өлешенә күчелде. 31 гыйнвар көнге утырышта мәхкәмә үз сүзләрен дәлилли торган документны алып килү өчен бер атна вакыт биргән министрлар кабинеты хокукларын яклаучы мәхкәмәгә бер документ тәкъдим итте. Әмма мәхкәмә бу документны кабул итмәде. Аның каравы дәгъвачыларның вәкиле Фәрит Зәкиев мәхкәмәгә өстәмә ике документ тәкъдим итеп үз дәгъваларында хаклы булуларын исбатларга тырышты. Мәхкәмә бу документларның икесен дә кабул итте.

Бу документлар нидән гыйбарәт иде соң?

Әйтик, Мөдәррис Галимҗанов исеменә татар телендә язылган Казан шәһәре башкарма комитеты сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Р.Әхмәтов кул куйган 2011 елның 26 декабрь көнге 31913 номерлы хатта, Галимҗановка борчылырлык урын булмавы әйтелә.

“Хәзерге вакытта Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан Испаниядән Казанны яклап шәһит киткәннәргә куелачак һәйкәлнең төп элементы – алсу гранит блогыннан эшләнгән 1600 мм диаметрлы шар сатып алынды һәм кайтарылды. Шарда гарәп хәрефләре белән куфи стилендә “Таш мәңгелек түгел, әмма хәтер яши” дигән гыйбарә чокып язылган”, дип хәбәр ителә. Шулай ук, 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл куелганнан соң, аны ачуга багышланган зур бәйрәм тантанасы булачагына да ышандырыла.

Мөдәррис Галимҗановка 2011 елның 10 февралендә vәдәният министры урынбасары И.Аюпова кул куйган 640-221 номерлы русча язылган хатта да Испаниядән һәйкәлнең төп элементы - 1600 диаметрлы гранит шарның сатып алынуы һәм Татарстанга алып кайтылуы турында белдерелә.

Мәхкәмә әлеге өстәмә ике документны да кабул итеп алгач, үзара киңәшләшеп алды. Ул вакытта залдагылар аларны күзәтеп кенә утырды.

Мәхкәмәдә документлар кабул итү өлеше тәмамлангач, ике якның фикерләрен тыңлауга күчелде.

Министрлар кабинеты хокукларын яклаучы Әфләтүнов Вахитов районы мәхкәмәсенең карарын үз көчендә калдыруны сорады. Яшь хокукчының башка әйтер сүзе булмады, әмма кулындагы кәгазьләрнең селкенүеннән аның каушавын аңларга мөмкин иде.

Дәгъвачы Юныс Камалетдинов исә түбән мәхкәмә карарын юкка чыгаруны таләп итте. “Вахитов районы мәхкәмәсе һәйкәлгә кагылышлы карарны тиешле документларны җентекләп тикшермичә кабул итте. Казанны яклап шәһит киткәннәргә дип Испаниядән һәйкәлнең төп элементлары алып кайтылган. Акчалар түләнгән, ә һәйкәл юк. Моның өчен чыгымнар тотылган, бу эштә кемдер гаепле бит, ни өчен эшнең бу ягына игътибар ителми? Барысы да тикшерелсен. Аннан соң, Казанны басып алучылар өчен Казансу елгасында куелган һәйкәл бар, ә Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл ник куелмый? Бу безне мыскыл итә”, дип бәян итте.

Мөдәррис Галимҗанов

Мөдәррис Галимҗанов

Икенче дәгъвачы Мөдәррис Галимҗанов та Вахитов районы мәхкәмәсенең карары белән килешмәвен ассызыклады. “Мондый карарлар халык каршында республика җитәкчеләрен дә авыр хәлдә калдыра”, дип белдерде ул.

Мәхкәмә хөкемдарлары якларны тыңлаганнан соң, карар кабул итү өчен залдан чыгып китте.

Узган мәхкәмә утырышыннан аермалы буларак ачык формада үткән 7 февраль көнге мәхкәмәнең үз карарын ачыклау өлешен видекамерага төшерү дә рөхсәт ителде.

Бераздан залга кергән утырыш рәисе Сибгатуллина, Бариев һәм Ибраһимовтан торган Югары мәхкәмә хөкемдарлары (мәхкәмә барышында аларның исемнәре телгә алынмады, фамилияләре генә әйтелде) мәхкәмә карарын укыды. Карар берүк вакытта татар теленә тәрҗемә ителде.

Нәтиҗәдә Татарстан Югары мәхкәмәсе 7 февральдә уздырган утырышында Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырырга һәм Камалетдинов белән Галимҗановның шикаятьләрен канәгатьләндермәскә, дигән карар чыгарды.

Мәхкәмә утырышыннан соң Азатлык хәбәрчесенең сорауларын җаваплаган дәгъвачыларның вәкиле Фәрит Зәкиев, Югары мәхкәмә карары белән риза булмауларын, башта Татарстан Югары мәхкәмәсе рәисенә шикаять белән мөрәҗәгать итәчәкләрен әйтте. Аннан тискәре җавап килсә, Русия Югары мәхкәмәсенә һәм кирәк икән Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә шикаять белән чыгачакларын белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG