Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Дондагы Ростовта өч кеше мигрантларга каршы теракт оештыруда гаепле дип табылды


Дондагы Ростовта үтәмилләтчел төркемгә кергән өч кешегә 10ннан алып 17 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылган. Алар мигрантларга каршы теракт әзерләүдә гаепле дип табылды.

31 яшьлек Дмитрий Федорушкин 17 елга хөкем ителде. Тикшерү оешмасы хәбәр итүенчә, ул Дондагы Ростовта үтәмилләтчел хәрәкәтләрнең фикерләрен тарату өчен 2006 елны Мәскәүдәге “Кан һәм намус” дигән оешмага керә. 2009 елның октябрендә мигрантларга каршы теракт оештыруны да күздә тотып шәһәрдә җинаятьчел төркем оештыра. 2010 елның апрелендә эшче мигрантлар мәсьәләсе белән шөгыльләнүче бинага шартлаткыч куела, әмма аны вакытында күреп элгерәләр.

Хөкем ителгәннәрнең тагын берсе Павел Ефремовның адвокаты Александр Шилов бу карар белән канәгать булмавын әйтте.

XS
SM
MD
LG