Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:49

Удальцовны өй сагына алырга мөмкиннәр


Иртәгә Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе тикшерү комитетының “Сул фронт” хәрәкәте вәкиле Сергей Удальцовны өй сагына алу мөрәҗәгатен карарга тиеш.

Русиядә чуалышлар әзерләү эше нигезендә бүген “Сул фронт” хәрәкәте вәкиле Сергей Удальцов чираттагы сорау алуга чакырылды. Анда ул кайбер сорауларга җавап бирмәде.

Журналистлар белән сөйләшүдә Удальцов соңгы ике елда элемтә чаралары һәм кем белән телефоннан сөйләшү турындагы сорауларга җавап бирмәвен әйтте.

Удальцов һәм тагын берничә оппозиционерга бәйле җинаять эше 17 октябрьдә ачылды. Моңа 5 октябрьдә НТВ каналында чыккан «Анатомия протеста-2» фильмындагы мәгълүматларны тикшерүдән чыгарылган нәтиҗә сәбәп булды.
.

XS
SM
MD
LG