Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:37

Камал театры яңа карашлы спектакльләр куюны дәвам итә. 8-10 февраль көннәрендә театрның Кече сәхнәсендә Норвегия драматургы Йон Фоссе иҗат иткән “Җәйнең бер көнендә” спектакле күрсәтелә. Әсәрне Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән.

Бу әсәрнең пиар-кампаниясе да үзенчәлекле булып чыкты. Күп кенә әңгәмәләрдә Бикчәнтәев бу әсәрне сәхнәгә кую хыялы турында әйтеп үтә иде. Мәсәлән, премьерага дистәдән артык көн кала режиссер Казанның "Циферблат" дип аталган урынында яшьләр алдында сүз тотты. Ә Камал театры исә бу спектакльгә, күбесенчә, заманча кешеләрне җәлеп итәргә теләде булса кирәк. Бу максаттан интернетта тамашаның промо-ролигы пәйда булды. Бу видеода Люция Хәмитова трамвай йөртүче һөнәрен үзләштерә, Ләйсән Фәйзуллина Колхоз базарында ит чаба, ә Алмаз Гәрәев парашюттан сикерә. Моның төп мәгънәсе шунда: алар өчен бу эшләрне башкару “Җәйнең бер көнендә” спектаклендә уйнау кебек үк гадәти түгел.



Дөрес, спектакль театрның башка әсәрләренә бөтенләй дә охшамаган. Беренче карашка авыр булып тоелган куелыш күп тамашачыга ошап та бетмәскә мөмкин. Аның аңлаешлы сюжеты һәм чишелеше юк диярлек.

Яшь драматург, актер һәм режиссер Илгиз Зәйниев та эксперименталь спектакльләргә битараф түгел. Күптән түгел үзе дә балалар өчен “Нух пингвиннары” спектаклен сәхнәләштерде. Аның әйтүенчә, мондый әсәрләрне 90% тамашачы кабул итмәс. Ләкин калган 10% ихтыяҗын да тәэмин итәсе бар дигән фикердә Зәйниев.

“Татар тамашачысы мондый спектакльгә әзер. Ул бит Кече сәхнәдә куела. Ә анда 160 урын бар. Миңа калса, бер миллионлык Казанда 160 кеше тулырлык зал табылыр. Бу әсәр Зур сәхнә өчен туры да килми. Ә менә Кече сәхнә нәкъ шундый куелышлар өчен хезмәт итә”, ди Зәйниев.

Йон Фоссе - Норвегия әдәбиятының күренекле драматургларының берсе. Аны ватандашы Ибсен белән чагыштыралар. Әгәр Ибсен Норвегияда №1 булса, Фоссены күпләр аның дәвамчысы дип саный.

“Фоссе пьесасының сюжеты катлаулы түгел – төп герой, иренең ни өчен аның тормышыннан югалуын, китүен аңларга тырышып, яшьлегендә булган вакыйгаларны искә төшерә. Әсәрнең формасы үзенә бертөрле укылышны таләп итә, чөнки асылда төп мәгънә эчтәлеккә генә корылмаган. Ул билгеле бер эзлеклелектә бирелгән күчеш-кичерешләрдә, берөзлексез үткәннәргә, әйтелгәннәргә кире кайтуда, героиняның тормыш мәгънәсен эзләп газаплануында һәм шул үзен битәрләгән әлеге кичерешләрдән яшәргә көч алуында ачыла”, диелә театр програм кәгазендә.

Әсәрнең тексты, сөйләме дә икенче төрле, ягъни бер ритмга корылган. Спектакльдәге геройларның исемнәре юк, бары Хатынның югалган ире генә Асле исемен йөртә.

Театр тәнкыйтьчесе Илтани Илалова фикеренчә, спектакль зыялы кешеләргә кызык булыр. Ләкин татар тамашачысы өчен авыр әсәр булып тоелса да, аларга да ошап куюы ихтимал, дип саный Илтани Илалова.

“Берьяктан караганда, әсәр гади булып тоела, әмма икенче яктан бу бик фәлсәфи. Татар тамашачысы өчен бу, әлбәттә, авыр булачак. Билгеле, зыялы кешеләргә бу куелыш кызык булыр. Алар аңларлар, карарлар. Ләкин авыл халкы, театрга килүче олы буынга бик якын булмас дип уйлыйм. Бәлки төп героиня язмышы кешеләрнеке белән охшаш булыр һәм алар да кызыксынып китә алыр. Тамашачыны аңлап булмый, бәлки чыннан да кабул итә алырлар”, ди Илалова.

Фәрит Бикчәнтәев бу спектакльне махсус үзенең 50 яшьлек юбилеена төбәп сәхнәләштергән. Беренче мәшәкатьләр 2011 елда ук башланган. Фоссе әсәрен татар теленә шагыйрь Резеда Гобәева тәрҗемә иткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG