Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган бәйге узды


Малайлар төркеме ярыша
Малайлар төркеме ярыша

Ижау Җәмигъ мәчетендә балалар Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган бәйгедә көч сынашты. Башка еллар белән чагыштырганда быелгы бәйге үзенчәлекле итеп уздырылды.

Үткән елларда комиссия әгъзалары балаларга сораулар биреп, алар кул күтәреп җавап бирә иде. Быел телетапшыруларда кулланыла торган алымны күздә тотып эш иткәннәр. Тактада сул якта баганада пәйгамбәр тормышына тәэсир иткән вакыйгалар, өске өлештә саннар. Кәгазьләрдә сораулар. Балалар аларны үзләре сайлап алды. Төркемдә киңәшләшеп, төгәл җавап бирергә тырышты.

Бәйгене оештыручыларың берсе, Удмуртия мөфтиенең уку-укыту буенча ярдәмчесе Рөстәм Шагиев быелгы викторина-бәйгенең Мөхәммәт пәйгамбәр тормышына багышлануының максатын аңлатып: “һәр мөселман кешесенең тормышында пәйгамбәрнең тормышы, хәдисләре бик зур роль уйный. Шуңа да балалар кечкенәдән аларны белеп үсәргә тиеш. Шул ук вакытта бу бәйге генә түгел, балалар өчен дәрес, гыйлем туплау”, диде.

Ижау Җәмигъ мәчете
Ижау Җәмигъ мәчете
Азатлык хәбәрчесе белән әңгәмәдә Хәниф Гарипов, Ильяс Кәримов бәйгегә әзерләнүдә төрле чыганакларга таянып эш итүләрен җиткерде. Алар китаплардан белем туплаган, интернетны да бик актив кулланган. Викторинаның темасын да кирәкле дип исәплиләр. Бу аларга пәйгамбәрнең тормышын җентекләп өйрәнергә этәргеч биргән.

Малайларның такымнарына бәя бирүче комиссия әгъзасы Балезино районы Кистем авылы мәчете имамы Илмир хәзрәт Касимов балаларның бик яхшы әзерлекле булуын билгеләде. Аларда гарәп атамалары гына бераз кыенлык тудырган, бераз саннарда буталганнар.

Кечкенәләр төркеме
Кечкенәләр төркеме
Воткински шәһәре мәчете имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Аширов бәйгегә ун бала алып килгән. Балалар әлеге бәйге белән кызыксынмас дип ялгышуын җиткерде. Бәйгегә әзерләнү чорында аерым дәресләр оештырырга кирәк булыр дип уйлаган. Әмма балалар үзләре китаплардан, видеокассеталардан сорауларга җаваплар эзләп тапкан, хәзрәткә бары тик бераз аңлатмалар гына бирергә туры килгән.

“Кызлар да бәйгегә ныклап әзерләнгәнәр”, дип белдерде Эльвира Гатауллина. “Такымнар бик тиз җавап бирде. Һәр бала уенга бик тиз кереп китә алды”, дип сөенечен җиткерде Эльвира Гатауллина.

Мәчетнең кызлар бүлмәсендә бәйге бара
Мәчетнең кызлар бүлмәсендә бәйге бара
​Чыннан да, бәйгедә иң актив катнашучылар арасында билгеләнеп үткән Асия Шәһигәрәева үз командасына күп кенә сорауларга дөрес җаваплар бирергә ярдәм иткән. Такымның капитаны үзе генә җавап тотмаган, башкаларга да андый мөмкинлекне биргән.

Диләрә Шәрипова әле мәчеткә дин сабакларына икенче ел гына йөри. Шуңа да ул кыенлыклар булуын билгеләп үтте.

Бәйгедә катнашкан ике йөзләп балага бүләкләр алырга, гадәттәгечә, алары төшке аш белән сыйларга чыгымнар да таләп ителә. Булышучылар да, ярдәм итүчеләрнең дә күп булуын билгеләп үтте оештыручыларның берсе Рөстәм Шагиев.

Нәтиҗәдә кызлар арасында беренче урынны “Гәрәбә” төркеме яулады. Малайлар арасында “Сәхәбә” төркеме җиңүчеләр исемлеген җитәкләде.
XS
SM
MD
LG