Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда АКШ файдасына шомчылыкта гаепләнгән Словакия ватандашы җибәрелгән


Иранда АКШ файдасына шомчылык итүдә гаепләнеп тоткарланган Словакия ватандашы Матей Валух җибәрелгән.

Җомга көнне Словакия тышкы эшләр министры Мирослав Лайчак белдерүенчә, Валухның җибәрелүе өчен алып барылган сөйләшүләр җиңел булмаган.

26 яшьлек Валух Иранда узган елның декабрендә югалган иде. Ул Иранга узган елның җәендә килгән һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә эшләгән.16 гыйнварда Иран массакүләм мәгълүмат чаралары Валух шомчылык итүен таныды дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG