Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә үзен яндырган ир әфган сугышы ветераннарына савыгу үзәге төзү таләп итә


Мәскәүнең Кызыл мәйданында үзен яндырып үтерергә теләгән ир бу гамәлне Чабаксарда әфган сугышы ветераннарына тернәкләндерү үзәге төзү проблемына хакимиятләрнең игътибарын җәлеп итү өчен эшләгән.

Бу хакта “Интерфакс”ка Мәскәү хокук саклау оешмасыннан чыганак хәбәр иткән. Әлеге чыганак сүзләренчә, җомга көнне Чабаксарның “Хәрби хезмәттәшлек ветераннары” җәмгыяте җитәкчесе үзенә ут төрткәч полиция сүндергән. Аның бите һәм куллары пешкән. Хастаханәгә салынган.

Әлегә рәсми чыганаклардан бу хакта хәбәр юк.
XS
SM
MD
LG