Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушма Штатларда буранда тугыз кеше һәлак булды


Соңгы 35 ел эчендә беренче тапкыр булган көчле буранда һәм туктаусыз кар яву сәбәпле тугыз кеше һәлак булды, 700-ләп йорт утсыз калды һәм җылылык белән тәэмин итү тукталды.

Тәүлек эчендә кайбер урыннарда кар биеклеге бер метрга җитте. Мәгълүмат чаралары Коннектикут, Массачусетс, Нью-Гэмпшир һәм Нью-Йоркта тугыз кешенең һәлак булуын белдерә. Канадада да табигать казасында дүрт кеше һәлак булган.

Кар яуганда җил тизлеге кайбер урыннарда сәгатенә 120 чакрымга кадәр җитте.
XS
SM
MD
LG