Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләге иясе, сынчы-рәссам Илдар Ханов вафат


Илдар Ханов
Илдар Ханов
Илдар Ханов 2010 елда республика шәһәрләрендә һәм районнарында сыннар һәм монументаль-бизәү композицияләре, шул исәптән “Ату” рельефы (Казан шәһәре), “Ватан-ана” һәйкәле, “Тормыш агачы” сыны (Чаллы шәһәре), “Шигърият агачы” сыны (Тукай-Кырлай авылы, Арча районы) өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булды.

Илдар Ханов туган авылында егерме елга якын төзегән төрле диннәрне берләштергән "Галәм гыйбадәтханәсе" белән дә танылды. Ул аны сәнгать йорты, рухи һәм физик сәламәтләнү үзәге буларак корды.

Илдар әфәнде 1940 елда Аракчинода туа. 1960 елда Казан сәнгать мәктәбен, 1968 елда Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый.

Узган гасырның 70 еллары башында ул Казанга кайта. Теләге Кирмәннән хәрби бүлекне чыгару, анда күргәзмәләр, сәнгать галереялары, музейлар һәм мәчет төзү була. Шул проектны тәкъдим иткәндә, аның белән танышкан бер генерал авторны дәваларга яки атарга, ә проект төшерелгән планшетларны яндырырга кирәк, дип белдерә. Бер тәүлек эчендә Казаннан сөрелгән Илдар Ханов Чаллыга барып урнашып, яшь шәһәрдә яңа рухлы сыннар ясый.

Илдар Ханов белән хушлашу сишәмбедә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG