Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

Сынчы-рәссам Илдар Ханов вафат


Илдар Ханов үзе төзегән "Галәм гыйбадәтханәсе" янында

Илдар Ханов үзе төзегән "Галәм гыйбадәтханәсе" янында

Узган шимбәгә каршы төндә 72 яшендә Мәскәүдә күренекле рәссам, сынчы, Тукай бүләге иясе Илдар Ханов көтмәгәндә арабыздан китте. Ул Мәскәүдә сәфәрдә булган. Мәрхүм белән хушлашу сишәмбе Аракчинода "Галәм гыйбадәтханәсе"ндә сәгать 9-да башланачак.

Илдар Ханов 2010 елда республика шәһәрләрендә һәм районнарында сыннар һәм монументаль-бизәү композицияләре, шул исәптән “Ату” рельефы (Казан шәһәре), “Ватан-ана” һәйкәле, “Тормыш агачы” сыны (Чаллы шәһәре), “Шигърият агачы” сыны (Тукай-Кырлай авылы, Арча районы) өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булды.

Илдар Ханов 1940 елда Казанның Аракчино бистәсендә туа. 1960 елда Казан сәнгать мәктәбен, 1968 елда Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый.

Илдар Ханов үзе ясаган рәсем янында

Илдар Ханов үзе ясаган рәсем янында

Узган гасырның 70нче еллары башында ул Казанга кайта. Теләге Кирмәннән хәрби бүлекне чыгарып, анда күргәзмәләр, сәнгать галереялары, музейлар һәм мәчет төзү була. Шул проектны тәкъдим иткәндә, аның белән танышкан бер генерал авторны дәваларга яки атарга, ә проект төшерелгән планшетларны яндырырга кирәк дип белдерә. Бер тәүлек эчендә Казаннан сөрелгән Илдар Ханов Чаллыга барып урнашып, яшь шәһәрдә яңа рухлы сыннар ясый.

Илдар Ханов туган авылында егерме елга якын төзегән төрле диннәрне берләштергән "Галәм гыйбадәтханәсе" белән дә танылды. Ул аны сәнгать йорты, рухи һәм физик сәламәтләнү үзәге буларак корды.

Өч ел чамасы элек Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Илдар әфәнде үзенең "Галәм гыйбадәтханәсе" белән таныштырган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG