Accessibility links

Кайнар хәбәр

84 яшьлек Флера апа кулыннан энә төшерми


84 яшьлек Флера апа кулыннан энә төшерми
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

84 яшьлек Флера апа кулыннан энә төшерми

Рәсем ясау һәм милли киемнәр дизайны белән шөгыльләнүче Флера Калмурзинага 84 яшь. Шуңа да карамастан Флера апаның кәсебен ташларга нияте юк.

Флера Калмурзина үзен татар модасын пропагандалаучы дип атый. Төрле һөнәрләрдә җитешкән: киемнәр тегә, рәсем ясый, күннән букчалар, мендәрләр җитештерә. Барысында да милли орнаментны куллана.

Эшләрен ул исем-фамилиясе белән түгел, ә "Флера апа" дип имзалый. Мөгаен, яраткан һөнәр һәм сәнгать өчен җан атып йөрүчеләрнең аннан да өлкәнрәге юктыр. Өлкән яшенә карамастан, Флера апа киләчәктә дә иҗат итүне дәвам итәргә ниятли.

Иң яраткан һөнәрләренең берсе - курчакларга татар милли киемнәр тегү. Аның коллекциясендә кемнәр генә юк: йолдызлар, сәясәтчеләр хатыннары, якын дуслары. Мәсәлән, Миңтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә, җырчы Зөһрә Сәхәбиева, Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт һәм Сөембикә белән Галиябану да бар. Һәрберсе шәхси паспортка ия. Бу хатын-кызларның курчакларын ул аларның халыкта танылган булганга гына ясамый. Башта биографияләре белән яхшы итеп таныша.
XS
SM
MD
LG