Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" көймәсе һәлакәтен тикшерү эше тәмамланды


Фаҗиганең бер еллыгына истәлек тактасы ачылды
Фаҗиганең бер еллыгына истәлек тактасы ачылды
Русия тикшерү комитеты, "Булгария" көймәсе һәлакәтенә бәйле кешеләрне тикшерү тәмамланды, дип белдерде.

Көймә капитаны ярдәмчесе Рамил Хәмитов, "Булгария" субарендаторы Светлана Инякина, Русия елга регистры белгече Яков Ивашов һәм Русиядә транспортын күзәтү идарәсенең ике хезмәткәре Владислав Семенов вә Ирек Тимергазеевка кулланучылар сәламәтлеге һәм иминлеген тәэмин итү өчен тиешле кагыйдәләрнең үтәмәвеннән алып транспортны куллану кагыйдәләрен бозу һәм үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү кебек гаепләүләр белдерелгән. Аларның гамәлләре аркасында "Булгариянең" 122 юлчысы һәлак булды, диелгән рәсми белдерүдә.

Көймә бату сәбәпләренә килгәндә, тикшерүчеләр өч сәбәпне ачыклаган.

1. Көймә техник яктан юлга чыгарга, анда эшләүчеләр көймәне идарә итәргә әзер булмаган.

2. Су транспортында иминлек кагыйдәләре бозылган.

3. Атап үтелгән кешеләр үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән.

Мондый фаҗигаләрнең киләчәктә кабатланмавы өчен Русия елга регистры һәм транспортны күзәтү идарәсенә тиешле күрсәтмәләр бирелгән.

Җинаять эшен тикшерү мәгълүматлары 90 томга җиткән.

"Булгария" 2011 елның 10 июлендә батты.
XS
SM
MD
LG