Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңадан "айныткычлар" ачылачак


Казанда исерекләрне айныту өчен ике урын ачылачак. Голубятникова һәм Бертуган Касыймовлар урамнарында моның өчен ике бина бирелгән. Хәзер аларны төзекләнереп хезмәткәрләр җыясы бар, диде шәһәр идарәсе киңәшмәсендә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Казан бүлеге башлыгы Рамил Әхмәтов.

Медицина ярдәме күрсәтү өчен оештырылган әлеге ике урын тулысынча республика бюджетыннан финансланачак.

Казан айныткычлары 2011 елның октябрендә ябылганнан соң исерекләрне хастаханәләргә китерә башладылар. Әхмәтов сүзләренә караганда, эчкән кешеләр шәһәр хастаханәләрендә чирле кешеләрне дәвалаганда комачаулый, медицина хезмәткәрләре һәм авыруларның хокукларын боза. Айныткычларны аерым урынга күчерү хастаханәләрдәге табибларның эшен җиңеләйтәчәк, диде Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG