Accessibility links

Кайнар хәбәр

27 яшьлек адвокат Британиянең иң уңышлы мөслимәсе итеп сайланды


Британиянең иң уңышлы мөслимәсе - Мәмүнә Фарук
Британиянең иң уңышлы мөслимәсе - Мәмүнә Фарук
Узган ел оештырылган "иң уңышлы мөселман кешесе" исемле бәйгедә җиңүче итеп Уэльста яшәгән Мәмүнә Фарук исемле 27 яшьлек хокук белгече сайланды.

Ул әлеге бүләккә ул ислам кануннары белән яшәп үз һөнәрендә һәм җәмгыять тормышында үсешкә зур өлешен керткәне өчен ия булды. Мәмүнә адвокат ширкәтендә эшли.

Бәйгедә барлыгы Британиядән 10 меңләп мөселман катнашкан. Суонси шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән яшь адвокатның төп эше клиентларына ислам кануннары нигезендә васыятьләрне дөрес итеп язарга ярдәм итү.

Шулай ук эшкуарлык, спорт, сәнгать, мәдәният һәм хәйрия эшләренә актив катнашкан мөселманнар аерым бүләкләнгән. Мондый бәйге беренче тапкыр оештырылган, аны ел саен уздырырга ниятлиләр.

Британиядә 2.5 миллион мөселман яши. Фикер белешүләргә караганда, аларның 83% Британия ватандашлары булулары белән горурлана.
XS
SM
MD
LG