Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасы Бенедикт XVI сәламәтлеге сәбәпле вазифасыннан китә


Рим папасы Яңа ел кичендә вәгазь укый
Рим папасы Яңа ел кичендә вәгазь укый
Рим папасы Бенедикт XVI вазифасыннан китә. Чиркәүдә булган очрашуларның берсендә ул 28 февральдә китәчәген әйткән.

Тарихта мондый хәлнең әле булганы юк. Дүшәмбе көнне таратылган рәсми белдерүдә Бенедикт XVI вазифасыннан өлкән булу сәбәпле китә, диелгән. 85 яшьлек Рим папасының сәламәтлеге начар, дигән хәбәрләр элек тә булгалаган иде.

Бенедикт XVI Рим католик чиркәве җитәкчелегенә 2005 елда килде. Ул бу урынга сайланган иң олы яшьтәге кеше, 265нче Рим папасы булды.

Үз исеме Йозеф Алоиз Ратцингер булган Бенедикт XVI 1927 елның 16 апрелендә Бавариянең Марктль-ам-Инн авылында полиция хезмзәткәре гаиләсендә туган.
XS
SM
MD
LG