Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайча елан елы Русиягә гел зур үзгәрешләр алып килә


Майя календарендәге ахырзаманнан исән котылып Кытай календарендагы елан елына кердек. Русия тарихындагы зур үзгәрешләр елан елына туры килгән.

Кытай календарендагы 12 ел саен кабатланучы елан елы яхшы еллардан саналмый. 11 сентябрь һөҗүмнәре дә, Тяньаньмэнь мәйданындагы күпләп үтерү дә, Бөек депрессиянең башлануы да елан елларына туры килгән.

Өстәвенә, 2013-тәге елан елы -- Кара су еланы елы. Кара су еланы елы 60 елга бер мәртәбә була һәм күп кенә астрологик күренешләрнең бергә туры килүе бу елдагы вакыйгаларны аеруча катлауландырырга мөмкин дип фаразлана.

Әмма тарих елан елының Русия өчен аеруча мөһим ел булуын күрсәтә. Русиядәге зур үзгәрешләрнең күбесе елан елына туры килгән.

Русиядәге күренекле астролог һәм Темпораль тикшеренүләр фонды җитәкчесе Павел Свиридов: "Елан елы башка еллардан аерыла, Русия өчен ул һәрвакыт бик мөһим ел булган, тирән социаль һәм сәяси үзгәрешләр алып килгән. Тагын 12 ел узды һәм без 2013 елан елына кердек. Бу елда илебездә зур үзгәрешләр башланачак", диде.

Чыннан да, тарихка әйләнеп баксаң, ХХ гасырда хәлиткеч вакыйгалар елан елында булган. (XIX гасырда Александр патшаның үтерелүе дә елан елына туры килә).

1905 елда Русиядә беренче инкыйлаб була. Эшчеләр күтәрелеше белән Русиядә патша хакимиятенең ахыры башлана. Тагын 12 ел үткәч Октябрь инкыйлабы җиде дистә елга сузылган коммунистлар чорын башлый.

1929 елда Советлар Берлегендә күмәк хуҗалыклар төзү башлана. Бу чара халыкны күпләп Сталин лагерьларына озату, халыкның ачлыктан күпләп кырылуы белән тарихка кергән.

Тагын 12 ел узгач, 1941-дә сугыш башлана. 1953 елда Иосиф Сталин үлә. ХХ гасырның соңгы елан елында, 1989-да Көнчыгыш Европа илләрендәге инкыйлаблар белән коммунистик хакимият җимерелә башлый.

Чираттагы елан елына керү белән Русиядә быел нинди үзгәрешләр булыр дигән сөйләшүләр җанланып китте.

Күп кенә астрологлар быел Русиядә инкыйлаб көтмәсә дә, тирән финанс кризисы башланырга мөмкин, дип фаразлый. Шулай да, кайберләре Русиядә зур үзгәрешләр булмас, дип исәпли.
XS
SM
MD
LG