Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кореядә атом сынавы булды


Төньяк Кореянең рәсми мәгълүмат агентлыгы өченче җир асты атом сынавының уңышлы уздырылуын хәбәр итте.

Сынау БМО Иминлек Шурасының Төньяк Кореяга атом коралын ясауны туктатырга дигән таләбенә карамастан оештырылды. Бүген иртән Төньяк Кореядә биш бал көчендә җир тетрәү булуы күзәтелде.

Көньяк Корея саклану министрлыгы фаразларына караганда, Төньяк җир астында 6-7 килотон авырлыгында атом коралы сынаулары уздырган.

БМО Иминлек Шурасында сишәмбе көнне бу хәлне тикшерү өчен ашыгыч очрашу булачак.
XS
SM
MD
LG