Accessibility links

Кумык корылтае милләтнең хокуклары бозылуы турында белдерде


Пятигорскида 10 февраль узган Кумык халкының чираттан тыш корылтаенда "Русия кумыклары конгрессы" исемле иҗтимагый оешма төзү эшләре каралды. Дагыстан, Чечня һәм Төньяк Осетиядән килгән 375 делегат кумыкларның проблемалары турында сөйләште, резолюция һәм Русия президентына Дагыстанга кумыкларның социаль-икътисади хәлен тикшерү өчен махсус комиссия җибәрүне сорап мөрәҗәгать кабул итте.

Конгрессны кумыкларның "Намус" җәмгыяте, "Бердәмлек" иҗтимагый оешмалар берлеге, Кумык аксакаллары шурасы һәм Чечнядагы кумык милли мәдәни автономиясе оештырды.

Корылтайга җыелучылар кумыкларның Дагыстанда үз җирләреннән кысрыклап чыгарылуын һәм президент вазифаларын башкару өчен билгеләнгән Рамазан Абдулатыйповның "кумыкларга каршы" сәясәтне дәвам итүенә борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG