Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:24
Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты итеп билгеләнде. Ул һуманитар юнәлеш өчен җавап бирәчәк. Бу уңайдан Рафаил әфәнде белән әңгәмә кордык.

– Рафаил әфәнде, яңа себерке яңача себерә дигән сүз бар. Бу өлкәдә төп игътибар нәрсәгә юнәлтеләчәк? Һуманитар фәннәр төгәл фәннәргә караганда читкә этәрелә түгелме?

– Фәннең заманнан алдан баруы мөһим, ләкин ул чынбарлыктан, тормыштан аерылырга тиеш түгел. Фундаменталь хезмәтләр бар, өйрәнелә, языла, ләкин ул бүген яшәеш белән ничек бәйле? Һуманитар фәннәр өлкәсендә уңышлар бар. Казан, Алабуганың меңъеллыклары узды, аларның үсеш програмнары булдырылды. Әлеге көнне Болгар, Зөядә зур эш алып барыла, музейлар ачыла.

Ләкин галимнәр уртак эш алып бармый, тарихчылар, телчеләр, социологлар бер-берсеннән аерыла башлады. Һәрберсе үзләре нидер маташа, тырыша, шуңа күрә тормышның тулы картинасы юк. Татарстанда татар телен укыту проблемы калкып чыкты, заманча методикалар тәкъдим итә алмыйбыз, яңа дәреслекләр юк. Югыйсә, урыслар телгә каршы түгел, алар укыту начар куелган дип әйтә. Аның татары да дәреслекләр авыр язылган дип зарлана. Урынлы дәгъвалар. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты кебек зур институт бар, ләкин ул дәреслекләр белән шөгыльләнми. Ни өчен?

– Аның күп вакыты татар теленең диалектларын өйрәнүгә китә шикелле?

– Диалектларны өйрәнеп артыгы белән мавыгабыз. Бу кадәр кирәкме ул? Милләтне бүләбез бит. Этнографлар да шул юлга баскан иде, туктатырга тырышам. Бердәмлекне саклау болай да җиңел түгел, ә без инде Татарстанның мишәрләренең төрлелеген өйрәнә башладык. Чистай, Буа, Аксубай мишәрләренең төрлелеге турында фәнни хезмәтләр языла. Пенза, Себер, Әстерхан татары дип, керәшеннәрне аердык. Ә тел бит бер. Без бер-беребезне аңлагач, нинди диалектлар турында сүз барырга мөмкин? Бу татарга зыянга гына. Халыкка кирәкме бу? Яз син дәреслек ичмасам! Сүзне татарча өйрәт, шул ук сүзне янында казакъча, төрекчә, үзбәкчә, азәрбайҗанча ничек язылганын теркәп куй, ничек яңгыраганын өйрәт. Татар телен белүче балалар Урта Азиядә җиңел эшли алырлык итеп белем бирик. Ә бу икътисадка бик кирәк, тауарны телне белгәндә генә сатып була. Менә бу файдалы булыр иде!

Төрледән-төрле китаплар чыгару тел институтының төп эше булырга тиеш иде. Телләрне үстерү програмнарын кабул итәбез, ә кайда дәреслекләргә урын? Укытучылар, методистлар арасында гап-гади бәйге уздырырга кирәк. Татарча өйрәнгән чит ил кешеләре, урыс милләтеннән булган укытучылар да бу эштә катнашса, отышлырак булачак.

Авылларыбыз өйрәнелмәгән. Тарихны өйрәнгәндә һәрбер авыл искә алынырга тиеш. Бу эшне Татарстаннан башлыйбыз. Русиядәге татар авыллары азмы-күпме өйрәнелә, заказ буенча да безгә мөрәҗәгать итәләр, ләкин бу эш системга салынмаган. Бөтен авылларны тикшерергә, тарихларын язарга тиешбез. Юкка чыккан авыллар да исәпкә алыначак. Тарих институтының бу эшкә көче җитми, ләкин бездә Энциклопедия институты бар. 20 ел дәвамында ул 6 том чыгару эше белән мәшгуль. Бу зур кимчелек. Акчаны да табып була, идарә итү, оешып эшләү җитми әлегә. Эштә ниндидер реструктуризация кирәк. Кызганычка каршы, совет заманыннан калган эшләү форматы саклана, кабинетта утырып, архив, китапханәдә эшләп, авылларга, шәһәрләргә йөрмичә, эшләп булмый. Чыкмый йөрми икән, галим чын тормышны күрә алмый.

– Телне бер тулы бердәм система итеп карап эшләү юк бездә...

– Килешәм. Башкортларны алыйк, алар аерым халык икәнен кабул итәм, ләкин телгә кайтсак, татар белән башкорт теле – уртак тел. Мин лингвист түгел, шуңа бу мәсьәләгә гади карыйм. Кызым кечкенә генә чагында аның белән башкорт спектакленә бардык. Ул урысча белми иде диярлек, башкортларны күргән юк, ләкин барысын да аңлады, “Ник алар кызык итеп сөйләшә?” дип кенә сорады. Балага тәрҗемәче кирәкми, димәк, бу бер тел, сөйләм генә башкача. Мишәрләр, Себер татарлары үзләренчә сөйләшә, ләкин уртак әдәби тел бар. Германияне алыйк, алман теле Бавариядә – бер, Швейцариядә – башка, Австриядә – өченче. Диалектлар бар, ләкин бер алман теле дип исәпләнә. Башкортлар сөйләм дип әйтүгә каршы, ләкин уртак тел итеп куллану безгә дә, башкортларга да файдага гына.

Инглиз теле ник басып бара? Американнарның теле британ теленнән аерыла, ләкин алар американ теле дими. Австралиядә инглиз теле, ди. Бер телгә ябышып, алар җиңеп бара, дөньяны яулый. Ә без аякка басмаган татар телен бүлгәлибез, башкорт та аерыла, казах, кумык, нугай, карачай, балкарлар да аерылды. Аларга да татар теле – уртак тел. Хәзер ясалма рәвештә берләштереп булмый, булган уртак нигезләр бар икән, җимермәгез. Сөйләмне тел дип атамаска, диалектлар булдырмаска кирәк дип саныйм.

– Рафаил әфәнде, татарча заманча терминология юклыгы да галимнәр эше кебек. Кайчак техник терминнар булмавы шул кадәр эчне пошыра. Татар теле матур әдәбият теле генә булып калу куркынычы бар.

– Килешмим, татар теле бай, камил. Урыс телендә терминология бай, диләр. Ләкин күпчелек сүз йә инглиздән, йә латиннан, йә алманнан кергән сүзләр. Без дә татарча компьютер дисәк, татар телен бозамы ул? Әлбәттә, отышлы терминология уйланып табылса, кулланышка кереп китсә, начар түгел. Тургенев “интеллигенция” сүзен кертте, математик Марков “программирование” дигәнне уйлап тапты. Үзбәкстанда урыс сүзе булмасын дип тырышалар, ләкин үзләренең сүзләре бик кулланышка кереп китә алмый. Кешеләргә ничек уңайлы, шулай булсын. Сүз җитмәсә, табыла ул. Бу һәр телдә дә авыр мәсьәлә.

– Татарстанда телне, тарихны популярлаштыру эше аксый. Бу өлкәдә алга китеш булырмы?
Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

– Бу галимнәрнең бурычы түгел. Безнең максат – фундаменталь мәсьәләләр белән шөгыльләнү. Шулай да тормыштан аерылып булмый, популяр китаплар, мультимедиа продукция чыгарга кирәк. Бу эшне ерып чыгар өчен институтлар каршында аерым мобиль эшләүче структуралар оештырылырга тиеш. Бу эш зәгыйфь куелган. Нәшриятлар искечә эшли, базар икътисадын белеп бетерми. Интернетны начар кулланабыз. Энциклопедия институты туплаган мәгълүматны интернетка куйсаң, нинди зур файда булыр иде. Кешегә мәгълүмат кирәксә, шалт бер төймәгә басып кирәген эзләр укый алыр иде.

– Русиядәге төбәкләрдә үз фәннәр академиясен бары тик Татарстан, Башкортстан, Якутия булдырды. Бу - дәүләтчелек символы. Фәннәр академиясендә республиканың үсеш програмнарын, стратегиясен булдырыр өчен акыл ияләре тупланды. Татарстанга ниндидер һөҗүмнәр ясалганда аңа әзер булып җавап бирә торган зур оешма буларак оештырылды ул. Ләкин без Татарстанны яратмаучыларга җавап бирердәй проектлар төзи алмыйбыз кебек. Югыйсә, республиканың Фәннәр академиясе күптөрле програмнар уйлап тапкан кырмыска оясы булырга тиеш. Әллә без читтән күреп бетермибезме?

– Һөҗүмсез булмый, безнең өчен ул – табигый күренеш. Татар тарихының Алтын Урда турында зур хезмәт чыкты. Бу эшкә Русиянең абруйлы галимнәрен тарттык, берсе дә каршы килмәде. Гәрчә Алтын Урданы өйрәнүгә Мәскәү каршы дип уйласалар да, бу эшне ерып чыктык. Русия Куликов сугышын күтәрергә тырыша, ләкин безнең галимнәр лаеклы җавап бирә бит. Араны бутаучылар бар, ләкин провокацияләргә бирешмәскә кирәк. Академия координация эшен уңышлырак алып барыр, телчеләрне берләштерә алыр дип ышанам.

– Ә араны кем бутый? Мәсәлән, Татарстанда урысларны кем котырта?

– Бу сорауга гади генә җавап юк. Татарстан Конституция кысаларыннан чыкмасын дип чыгыш ясыйлар, ләкин Русия үзе хокукый кысаларны бозарга тиеш түгел. Мәсәлән, тел буенча. Латин графикасына күчәргә рөхсәт итмәделәр, ә Русия Конституциясе буенча безнең андый хокук бар.

Татарстанның милек олигархларның кулына эләкмәде, шуңа аларның ачуы чыга. 1994 елгы Шартнамә буенча милек бездә калды. Билгеле, кемдер моны ошатмый, котырта, шовинистик оешмалар аз түгел. Салагаев, Щегловлар грантлар алалар, эшлиләр үзенекен. Шулай да көчле һөҗүм бара дип зурдан купмас идем, вак-төяк бар. Алга барганда аны көтәргә кирәк, көнләшүчеләр бар.

– Владимир Путинның Татарстанга мөнәсәбәте элек ничек иде, хәзер үзгәрдеме?

– Элек катырак иде, хәзер йомшаграк. Аның йомшаруы сайлауларда аңа каршы тавыш бирмәүгә бәйле, аны хупладык. Аның өчен без тыныч төбәк, икътисад ягыннан алда барабыз, федераль бюджеттан акча кулланылса да, Мәскәү казнасы безнең тарафтан тулыланып тора. Путин безгә еш килә, чит илгә киткәндә Рөстәм Миңнехановны калдырганы юк бит. Бу да күрсәткеч. Путин тирәсендә дә шовинистлар күп, төрлечә аңа сөйләүләре мөмкин.

– Шәймиевнең киңәшчесе булып уңышлы гына эшләгәндә Яна Амелинага биргән әңгәмәдә “кирәк булса, Татарстанны корал белән дә яклаячакмын” дигән сүзләрегездән соң Сезне вазифадан алдылар. Хәзер үкенмисезме?

– Косовоның бәйсезлеген барыбер таныячаклар дигән сүземне яратмадылар. Ул вакытта Путин танымаячакбыз, берсе дә кабул итмәячәк диде, ә мин киресен сөйләдем, мине сепаратист дип атадылар. Миңа Косово барыбер, аерым, бәйсез дәүләтме ул, юкмы, аның бәйсезлеге минем фикердән тормый. Русия дөнья шул якка барганын аңламады. Дәүләтләрнең үзаллылыкка омтылуын кабул итмәде. Ләкин бу бер эпизод кына, сәбәп бүтән. Вертикаль сәясәтнең киләчәге юк дип әйтеп килгәнемә мине гафу итмәделәр. Русия федерация буларак кына сакланып калачак дигән фикеремне үзгәртмәдем әле дә. Русия зур, Мәскәүдән торып Владивосток белән идарә итеп булмый. Алар уянганда, Мәскәү йоклый. Үзәк басымы белән миңа китәргә туры килде. Куликов сугышын бәйрәм итү ярамый дигәнне дә, “Имперский инстинкт” исемле мәкалә дә ачуларын китерде. Авыр кабул иттемме? Юктыр, чөнки моны көткән идем. Бер замана узды, икенчесе килде, ә мин фикеремне үзгәртә алмыйм. Сәяси эш арыта, бу вазифадан киткәч, миннән зур йөк төшкәндәй булды. Бу эшкә тотынган кешене кызганам, бу бик катлаулы эш. Әле 40 кеше эшли, ә безнең заманда без 3-4 кеше идек, аппарат юк, сәркатип юк, барысын да үзебез башкардык. 1992-1993 еллар авыр иде. 1994тә җиңеләйде. Ә 1998 елда барысы да җимерелде. Кулда “наличка” юк, кешеләргә хезмәт хакы түләргә акча юк. Богачев белән Ногманов очкычка утырып Пермьгә китәләр иде, станоктан кайнар акчаны үзләре төяп диярлек Казанга алып кайталар иде. Мәскәүгә барган саен вазифаларын умырып ала идек.

Шәймиев тыңлый, ишетә белә иде. Мин күп йөри, аралаша идем, чөнки мәгълүматны статуправление алдап бирә, социологлар ялганлый, министрлыклар барысы да яхшы дип матурлап бирә хисапны. Ә мин авылга барам, хастаханә чиратына басам да халыкны тыңлыйм, барысын да сөйләп бирәләр, предприятиегә керәсең, барысы да ялган булып чыга, кесә тутырып записка алып кайта идем. Шәймиевкә гомумән башка картина ачыла.

– Ә бүген киңәшче итеп чакырсалар, эшләр идегезме?

– Ә мин болай да эшлим. Көн саен диярлек газета, телевидение аша фикерләрне җиткереп торам. Хөкүмәт фикергә колак сала, чөнки мин трибунадан яки аларның үзләренә әйтсәм, Рафаил Сибгатович, бу сезнең шәхси, субъектив фикер диләр. Газета аша әйтсәм, бу җәмәгать фикере дип кабул итәләр. Шәймиевкә дә әйтсәм, син уйлап чыгаргансың дия иде, газетта чыкса, халык фикере дип кабул ителә, чөнки матбугатта әйтелгән фикер ул йөз кат уйланып, үлчәнеп әйтелгән була. “Дәүләт шурасында синең вазифаң нинди?” дип сорыйлар, "интервью бирү" дип җавап кайтарам.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG