Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:05
10 февральдә Казанда филармония концертлар залында Веста синдромы белән авыручы ике яшьлек Мәрьям Сафинага багышланган хәйрия концерты узды.

Чараны төп оештыручыларының берсе, "Болгар" радиосы мөдире Илнур Фәйзрахманов, бу чаралар вакытында татарларның бер уйда булып, һәркайсының кулыннан килгәнчә ярдәм итүен әйтте.

"Татарлар таркау диләр, бу хәйрия концерты моның киресен күрсәтте. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, берсе дә кире бормады, ничек булдыра ала, шулай ярдәм итте", диде Илнур.

Бу эш-гамәлләрне оештыручылар "Вконтакте" интернет битендә башланган Мәрьямгә ярдәм хәрәкәтен киң җәмәгатьчелеккә, Дәүләт шурасы депутатларына җиткереп Миләүшә Сафинаның кызына кирәкле акчаны җыярга ярдәм итте.

Казанда беренче тапкыр зур масштабта үткән хәйрия концертында утызлап популяр татар җырчылары, гармунчы, биючеләр, музыкантлар чыгыш ясады. Шунда ук Мәрьямгә ярдәм ярминкәсе дә оештырылган иде. Аны дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин башлап йөрде. Алар хәйрия концерты кичендә Сафиналарга 18 мең сум акча җыеп биргәннәр.


Мәрьям меңләгән халыкны изгелек эшләү дулкынында тибрәтеп, тормыш, яшәүнең мәгънәсен искә төшерде. Концертка килгән әти-әниләрнең күз алларына балалары, оныклары килеп басты. Концерт азагында сәхнәгә менгән Миләүшә дә үзе янында матур күлмәк киеп, әнисе белән җырлап, елмаеп басып торган кызын күз алдына китерде. Шушы ярдәмнәрдән соң Мәрьямнең тереләчәгенә өмете зур булуын әйтте. Бу мизгелдә йөзләгән кешеләрнең күзләренә яшь килде, кемдер яшермичә елап та алды. Хисләрне тыеп тору кыен иде. "Йә, Алла, ярдәм ит шушы балага!" дип тамашачылар эчтән теләк теләде.

Веста синдромы белән авыручы ике яшьлек Мәрьям Сафинага багышланган хәйрия концертын һәм башка ярдәм чараларын оештыруда ихтыяри кешеләр дә, татар байлары, дәүләт эшлеклеләре, депутатлар, җитәкчеләр, эшмәкәрләр, журналистлар, радио-телевидение хезмәткәрләре, татар эстрадасы вәкилләре, Миләүшә Сафинаның дуслары-танышлары барысы да үз өлешен кертте.

17-22 февраль көннәрендә Мәрьям Парижда тикшеренү үтәргә тиеш. Бүгенге көндә аларның дәвалану өчен миллион сумнан артык акча җыелган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG