Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:56

Радим: "Универсиадага инфраструктура төзәтелсен иде"


Чехия спортчылары (Радим Седлачек уңда) аларга ярдәм итүче Казан кызы Далия Ильясова белән Казанның Социалистик көнкүреш музеенда

Чехия спортчылары (Радим Седлачек уңда) аларга ярдәм итүче Казан кызы Далия Ильясова белән Казанның Социалистик көнкүреш музеенда

Казан чәк-чәге, транспорт турында Универсиадага барырга әзерләнгән Чехия спортчысы Радим Седлачек белән сөйләшәбез.

Радим Седлачек Казанда 2013 елның июлендә үтәчәк Универсиадада Чехия спортчылары такымында катнашырга җыена. Брно шәһәрендәге Масарик университетында сәнгать белеме алучы Радим мылтыктан ату спортында профессионаллар белән беррәттән катнаша. Узган елның көзендә алар инде Казанда ярышларда булып киткән.

– Радим, 2013 ел Универсиадасында катнашачагыңны кайчан белдең?

– Казанга Универсиадага барачагымны узган ел аннан кайткач белдем. Чехия төркеме зурлардан саналмый, кешеләр саны чикләнгән (130лап кеше – А.К.), ләкин такымга керермен дип өмет итәм. Төгәл итеп безгә май айларында хәбәр итәчәкләр.

– Соңгы Универсиада Кытайда, Шынҗэн шәһәрендә булды. Ниләр истә калды?

– Кешеләрнең безгә карата искиткеч җылы мөнәсәбәте һәм ихтыяриларның эше әйтеп бетергесез яхшы иде. Стадионнан Универсиада авылына бер 15 минутлык юлны ике сәгать үтә идек кайчакта. Кешеләр безнең белән фотога төште, имзалар сорады. “Чехия” дип язылган киемнән идек, игътибар үзәгендә булдык. Казанда алай булмады. Анда урамда безгә игътибар итүче булмады, анда да “Чехия” спорт киеменнән йөрдек. Без һәрвакыт спорт уеннарына барганда чит илдә бертөрле кием киябез.

– Шынҗэнгә кире кайтсак - анда сезнең торуыгыз, ашау-эчү ничек оештырылган иде?

– Без анда ике атна булдык. Беренче 5-6 көн баш күтәрмичә ярышларда катнаштык. Кайсы илгә, нинди мәдәнияткә килгәнебезне дә белмичә, күрмичә. Аннары инде бушагач шәһәрдә йөрдек. Шәһәр бик зур, тиз генә барып-кайтып җитеп булмаганга авыррак булды. Яшәгән җирдән шәһәр үзәгенә метро белән бер сәгатьлек юл иде. Шуңа шәһәрне генә карадык, читкә чыгып өлгермәдек.

Уеннарны һәм яшәүне оештыру дәрәҗәсе шул кадәр югары иде ки, минем үз гомеремдә андый камиллекне күргәнем булмады. Яшәү өчен яңа торак төзелгән иде, соңыннан ул студентлар өчен тулай торак булып калды. Спорт корылмалары Универсиада өчен төзелгән корылмалар өр-яңа иде. Тәүлек әйләнә 2-3 ашханәгә кереп җаныбыз ни тели, шуны ашый алдык. Анда 5-6 илнең төрле милли ризыклары бар иде. Таиланд, Кытай, Европа ризыклары, McDonald’s бар иде. Барысы да бушка, ризык алыр өчен без кредит салынган махсус карталар кулландык, әмма ул кредитлар беркайчан да бетмәде, теләгәнне ашадык. Эчемлекләр адым саен иде, тулай торакта да, бүлмәләрдә дә, ашханәдә дә. Шынҗэндә һава ул чакта 30 дәрәҗә эсседән төшмәде.

– Спорт, сәламәтлек һәм McDonald’s?

– Мин моңа алай ук катгый карамас идем. Олимпиадада да спортчыларга McDonald’s ашаталар. Киресенчә, Универсиада вакытында McDonald’s ризыкларын алыр өчен чиратлар торды. Мин башка әйбергә каршы - эчемлекләрнең күбесен Coca-Cola ширкәте генә тәкъдим итә, Fanta, Sprite. Менә алар урынына гади су һәм шифалы сулар булса яхшырак булыр иде.

– Фотоларыңа караганда, Казан буйлап башка илләрдән килгән студентлар белән дә йөрисез. Инде берничә халыкара спорт чарасында катнашкан башка илләрдән дуслар бармы?

– Әйе, иң якын дуслар Австралия такымыннан. Алар белән Польшада 2009 елгы Универсиадада дуслаштык, Вроцлав шәһәрендә. Аннары Кытайда бергә булдык, Хәзер менә Казанда очрашырбыз дип көтәбез. Алар белән инде алдан бергә нишләргә дип планлаштырабыз. Словаклар белән якын элемтәдә, алар белән гел Чехиядә дә очрашып торабыз. Казанда итальяннар белән дуслаштык, бик күңелле кешеләр. "Дон Хуаннар" Казанда бик популяр иделәр.

– Британия үз спортчыларын Казанга җибәрми дигән хәбәрне ишеткәнсеңдер?

– Әйе, ишеттем. Мин моның белән риза түгел, мәсьәлә уңай чишелер дип өмет итәм. Килергә теләүчеләргә Русия дә ярдәм итәр дип ышанам, чөнки халыкара спорт чарасы булгач, бер Британия генә хәл итми. Аннары спорт белән яшәгән яшьләрне андый мөмкинлектән - зур ярышларда катнашудан аеру дөрес түгел дип саныйм.

– Казанда ошамаган әйберләр булдымы?

– Булды. Шәһәрдә йөрү куркыныч. Ышанычлы таксилар юк, яшәгән җирдән шәһәр үзәгенә бару өчен һәрвакыт төрле бәя әйтәләр, юлы бер үк булса да. Анда км санау дигән әйбер юк. Бер 10-15 мәртәбә такси чакыртканбыздыр. Төрле машиналар килде. Бер тапкыр чыннан да чамадан тыш югары бер бәя әйтте, без аны түләмибез, аның бәясе шул кадәр дигәч, каядыр шалтырата башлады, бу кичке 10ннар иде инде, чыннан да курыктык. Бөтен булган акчабызны биреп калдырдык. Менә бу әйбер миңа ошамады.


"Махсус киемнән булсак та безгә игътибар итүче булмады"

"Махсус киемнән булсак та безгә игътибар итүче булмады"

– Сезгә ярдәм итүче ихтыярилар кем иде?

– Ике кыз, икесе белән әле дә элемтәдә. Алар безне бик карадылар, кайгырттылар. Аларның эше Кытайда кебек түгел, башка төрле оештырылган иде. Мисал өчен, Кытайда ярдәм итүчеләр адым саен иде. Безнең кем, кайдан икәнне дә белмичә ярдәм итәләр иде. Казанда исә безнең Чехия такымына шул ике кыз билгеләнде, алар безнең белән иртәдән кичкә кадәр булды, спорт чараларында да, кичен дә, ашаганда да. Безгә кирәк булган һәр вак-төякне шул ике кеше кайгыртты.

– Сәфәргә чыгар алдыннан Казан турында кайдан укып белдең, кемнән сорадың?

– Мин сәфәрләргә чыгар алдыннан гел interpals.net дигән сәхифәдә кешеләр белән аралашам. Казан турында да шуннан белдем. Аннары Казанда булганда йөри-йөри үзебез белдек. Урысча тренер гына сөйләшә, без беребез дә аңламадык башта. Транспортта бик йөрмәдек, йөри алмадык. Метрога төштек үзе бер тапкыр, бик матур иде. Ләкин аның тукталышы бик ерак иде яшәү урыныннан. Гомумән, яшәү урынына якын бер тукталыш та юк.

Казан турында – “Русиянең иң бай шәһәрләренең берсе” дип укыган идем. Казанга килгәч бөтен җирнең җимерелгән булуын, яңадан төзелеп ятканын күргәч, ул байлык кайда икән дип аптырадым. Бер төзек урын да юк. Күп җирдә эш башланган һәм ташланган дигән тәэсир кала. Аз-азлап эшләсәләр һәм бетереп барсалар, яхшырак булмас иде микән дигән сорау туды. Автобус тукталышы дигән төшенчә юк, аның кайда ничек килеп туктаячагын әйтеп булмый, якынча гына чамалыйсың. Халык күбрәк урамда машина тотып кирәк урынына барып җитә.

– Ниләр белән сыйладылар үзегезне?

– Беренче көнне үк чәк-чәкне тәмләп карадык, аннары аны көн саен иртәнге чәй белән ашадык, бик тәмле иде. Тагын истә калган бер әйбер - һәр ризыкка укроп салынган иде. Пиццага да, ашка да, салатка да, токмач, итләргә, барысына да укроп салына. Без аның кадәр укроп ашамыйбыз.

– Универсиадага нинди теләкләрең бар?

Иң зур теләк - инфраструктура төзәтелсен иде. Без күргән Казан Универсиадага әле әзер түгел. Тулай тораклардан иң якын тукталышка бер чакрымнан артык барасы. Такси хезмәте бик начар иде. Ничә тапкыр такси чакыртып, аны көтеп, бер ярты сәгатьтән аның килмәячәге әйтелде безгә. Меңләгән кешенең шәһәргә барасы, кайтасы киләчәк, башка урыннарга йөрергә теләге булачак. Хәзерге шартларда бу әле мөмкин түгел.

Гомумән, хезмәт күрсәтү сыйфаты югарырак булсын иде. Мондый халыкара чаралар вакытында кешеләрнең акчасы Казанда калачак, аны яхшы оештырырга кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG