Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия рәсмиләренең чит ил банкларында хисап тотуларына каршы


Русия президенты Владимир Путин Дәүләт думасына рәсмиләр һәм аларның гаилә әгъзалырына чит ил банкларында хисап тотуларын тыйган канун өлгесен тәкъдим итте.

Канун өлгесе нигезендә хөкүмәт рәсмиләренә чит илләрдәге банк хисапларын ябар өчен өч ай вакыт бирелә, моны эшләмәсәләр аларга урыннарын югалту куркынычы яный.

Канун өлгесенең максаты Русия дәүләт иминлеген ныгыту, илнең икътисадына инвестицияләрне арттыру һәм коррупциягә каршы көрәш, диелә.

Дәүләт думасында шулай ук хөкүмәт рәсмиләре, хәрбиләр, аларның хатыннары һәм балаларына чит илләрдә милек тотуны тыйган канун өлгесен икенче укылышта тикшерергә әзерләнә.
XS
SM
MD
LG