Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:12

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы 11 февральдә Чаллыда коллегия утырышы уздырды. Утырышта татар телендә укытуның торышы, проблемнары хакында җитди сөйләшү күзәтелмәде.

Утырышта Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, аның урынбасарлары, район-шәһәрләрнең мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Төп сөйләшү мәгариф министрлыгының узган елгы эш нәтиҗәләре һәм 2013 елга куелган бурычлар хакында барды.

Энгел Фәттахов үз чыгышында быел Татарстанда мәгариф турында канун әзерләнеп, кабул ителергә тиешлеген белдереп, бу безнең өчен бик мөһим адым булачак дип ассызыклады. Ул шулай ук быел мәктәп киеме кертү буенча эш барганын әйтеп китте. Мәктәпләрдә укучыларны ике тапкыр ашату мәсьәләсен хәл итүне дә максат итеп куйганнар.

Энгел Фәттахов

Энгел Фәттахов

Министр авыл мәктәпләренә дә тукталды. Бүгенге чорга авылларда 580 мәктәп исәпләнә икән. Фәттахов сүзләренчә, 150 баладан ким булган мәктәпләр базалы мәктәп, ягъни урта мәктәп була алмый. Энгел әфәнде кайчандыр үзе башлык булып эшләгән Актаныш районын мисал итеп китерде. “Районда мин эшли башлаган елларда 24 урта мәктәп булса, хәзерге вакытка аларның саны җидегә калды”, диде ул.

Дөрес, бу утырышта кайчандыр сөйләм теленә кереп киткән “оптимальләштерү” сүзе кулланылмады. Министр “базовая школа” сүзен кулланды.

Энгел әфәнде балалар бакчалары эшенә дә тукталды. Өч яшькә кадәрге балаларны бакча белән тәэмин итүдә беркадәр кыенлыклар булса, өч яшьтән зурраклар өчен бу мәсьәлә хәл ителгән, барысы өчен дә балалар бакчасына йөрү шартлары тудырылган. Ул шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүгә игътибарны арттырырга чакырды.

Утырыш барышы

Утырыш барышы

Утырышта Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев, КФУ ректоры Илшат Гафуров, премьер-министр Илдар Халиков та үз сүзләрен әйтте. Аларның чыгышларында заманча белемле укытучылар әзерләү, мәктәптә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү турында фикерләр дә булды.

Утырыш азагында алдынгы мәктәпләр, мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә мактау кәгазьләре дә тапшырылды. Милли мәгарифне үстерү номинациясендә Арча районы беренче, Актаныш районы икенче, Саба районы мәгариф бүлеге өченче урынны алулары әйтелде.

Шушы чара тәмамлангач, без мәгариф өлкәсендә җитәкче урыннарны биләүчеләргә мөрәҗәгать иттек. Беренче сорауларны мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховка юлладык.

– Энгел әфәнде, утырышта 2013 елга бурычлар хакында сүз барды. Киләчәктә татар мәктәпләренә, ана телендә укытуга игътибар нинди булачак? Чөнки татар мәктәпләрендә укучы балаларның ата-аналары, укытучылар һаман да борчылуда, билгесезлектә.

– Безнең өчен бар телләр дә бертөрле. Мәктәпне бетерүчеләр матур итеп татарча, урысча, инглизчә сөйләшергә өйрәнеп чыксалар, бик яхшы булыр иде. Чынлыкта, татар телен өйрәнү, аның методикасы, әсбаплары буенча проблемнар бар. Мин яңа гына эшли башладым, бу кыенлыкларны беләм. Менә бит президентыбыз ярдәме белән “Ана теле” проекты тормышка ашырыла башлады. Моны дөньяда беренче тапкыр, зур вакыйга дияргә кирәк. Шуңа күрә, президент ягыннан мондый ярдәмнәр булганда укытучылар эшләргә тиеш, ә мин министр буларак, эшләтергә тиеш.

– Сез утырышта әйттегез, Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә райондагы 24 урта мәктәптән җидене генә калдыргансыз. Урта мәктәпләр белән Татарстанда нинди вазгыять булыр?

– Базалы мәктәпләр булдыру зарур. Кайбер мәктәпләрдә материаль-техник база да, укытучылары да бик көчле. Мондый урта мәктәпләрне ремонтлау эшләрен, автобус маршрутларын көйләргә тиешбез. Базалы мәктәпләр челтәре булсын. Моны олы мөнбәрдән әйтү бер нәрсә, тормышка ашыру икенче нәрсә. Мондый челтәр урта мәктәпләр базасында оештырыла ала. Базалы мәктәптә 150дән дә ким бала булмаска тиеш. Мәктәпләр мәсьәләсе урыннарда, хакимият башлыклары белән бергәләп эшләнә торган эш.

Энгел Фәттәхов утырыштагы чыгышында Татарстан укучыларының математика, физика, биология кебек фәннәрдән Русиякүләм олимпиадаларда алда баруларын искәртеп, инглиз, француз телләре буенча бәйгеләрдә сынатуларын да искә алды. Без Энгел әфәндегә чит телләр програмын үзгәртү, яңарту хакында да сорауны бирмәкче идек. Чөнки укучыларга күп еллар чит телләрне укытсалар да, мәктәптән чыкканда күбесе чит телләрдә әллә ни яза да, сөйләшә дә алмый. Урыс балаларына татар телен өйрәтү белән дә шундый ук күренеш. Кызганыч, бу соравыбызга җавабын ала алмадык, Энгел әфәнде вакыты булмавын әйтте.

Сөйләшүне мәгариф һәм фән министрының урынбасары Данил Мостафин белән дәвам итәбез.

– Данил әфәнде, милли белем бирү юнәлешендә Арча район мәгариф бүлегенең беренче урында булуы әйтелде. Арчаларның казанышы нидә?

Данил Мостафин

Данил Мостафин

– Урын билгеләгәндә татар телендә укыту гына исәпкә алынмады. Әлбәттә, Арча төбәгендә татарча укытуга өстенлек бирелә. Монда яңа технологияләр куллану, балалар иҗатын җәелдерү, телне матур итеп куллану юнәлешләре дә күз алдында тотылды. Болар тормышка ашса, кирәкле нәтиҗәне дә бирә. Олимпиадаларда катнашу да тәэсир итә. Беренче өч урынны алган районнарның тырышлыгы югары. Монда күпкырлы эшчәнлек искә алынып урыннар билгеләнде. Алдагы елларда да һәр мәгариф идарәсе, бүлеге яңача эшләп үзен күрсәтә ала.

Утырышта министр тарафыннан балалар бакчаларына да игътибар бирелде. Биредә катнашкан Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, мәктәпкәчә балалар идарәсе башлыгы Винер Харисов фикерен дә белешәбез.

– Винер әфәнде, узган утырыш татарча укытуның торышын күтәрергә ярдәм итәрме?

Винер Харисов

Винер Харисов

– Министрыбыз балалар бакчаларында татар телендә белем бирүгә дә тукталып китте. Татарстанда бу юнәлештә зур эш алып барыла. Без бүген эксперимент рәвешендә татар балаларына татар телен, урыс телле балаларга татар телен өйрәтүдә тырышлык күрсәтәбез. Утырышта татар теле буенча министр әйткән фикерләр безгә этәргеч булыр.

Чаллыдагы коллегия утырышында укытучыларның уртача хезмәт хакы да күрсәтелде. 2012 елның гыйнвар аенда Татарстан укытучысының уртача хезмәт хакы 17 мең сумнан артыграк булса, шул ук елның декабренә бу күрсәткеч 24 мең сумнан артып киткән.

Сүз уңаенннан, Мәскәүдә укытучыларның уртача хезмәт хакы 57 мең сум икән. Бу хакта сишәмбедә Мәскәү хөкүмәте утырышында хәбәр ителде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG