Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазин: "Тикшерү серен ачмау турында кәгазь имзаламадым"


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

"Новая газета" журналисты Ирек Мортазин Навальныйлар эшен тикшерү турында документларны дөньяга чыгарды. Русия тикшерү комитеты белдерүенчә, Мортазин җинаятьләр кодексын бозучы буларак шикләнелергә мөмкин. Мортазин сүзләренчә, ул канун бозмаган, ә тикшерү комитеты үзе булмаган җинаять эшен оештырып ята.

“Новая газета”да бертуган Навальныйлар эшен тикшерүгә багышланган документларның пәйда булуы Русия тикшерү комитетының күңеленә хуш килмәде. "Новая газета" журналисты Ирек Мортазин Азатлык радиосына, интернетка үзе куйган документларның чынлыгына тикшерү комитеты шикләнми дип белдерде. Узган җомга газетта “Ив Роше Русиядә өч миллион агач һәм абыйлы-энеле Навальныйларны утыртырмы?" дигән мәкалә дөнья күргән иде. Мәкалә янына тикшерү комитетында булган документлар урнаштырылды. Озак та узмады, дүшәмбе комитет сүзчесе Владимир Маркин, тикшерү барганда дөньяга чыгарырга ярамаган документларны интернетта басканга, Мортазинга җинаять эше янарга мөмкин икәнлеген белдерде.

"Мин әлеге җинаять эшенә мөнәсәбәттә тикшерү серен ачмау турында бернинди кәгазь дә имзаламадым. Шуңа күрә җинаять кылуда шикләнелә алмыйм. Маркин Русия тикшерү комитеты кебек җитди оешманың генералы буларак, җинаять кодексының 310-нчы маддәсе нигезендә тикшерү серен ачмаска дип алдан кисәтелгән тикшерүчеләр, прокурорлар, адвокатлар, гаепләнүчеләр, җинаятьтә шикләнелүчеләр һәм башкалар гына җаваплылыкта икәнне берничек тә белми кала алмый”, диде Мортазин.

Маркин документларның ничек "Новая газета"га килеп эләккәнен тикшерәчәкләрен дә вәгъдә итте. Әлегә кадәр комитеттан, бу документларны каян алдың дип Мортазинга шалтыратмаганнар. “Сорасалар, интернеттан таптым дип әйтәчәкмен. Әлбәттә, урманда таптым дип шаярырга да була. Анда агач үсеп утыра иде, ул куыш иде, менә шул куыш эченнән таптым мин ул документларны, ә ул агачның адресын Бастрыкиннан сорый аласыз дип әйтсәм ни диярләр икән”, ди Мортазин.

"Ив Роше Восток" җитәкчесе Бруно Лепруның тикшерү комитетына язган шикаяте
"Ив Роше Восток" җитәкчесе Бруно Лепруның тикшерү комитетына язган шикаяте
Аның фикеренчә, тикшерү комитетында булсын, ФСБда булсын, прокуратурада булсын Русия җитәкчелеге алып барган сәясәт белән килешмәүче, җае чыкканда махсус оештырылган җинаять эшләре турында документларны дөньяга чыгарып торучы хезмәткәрләр бар.

"Теләсә кайсы куәт структураларында намуслы һәм гадел кешеләр бар дип беләм. Андыйларның намуссызларга караганда күбрәк булуына да ышанам. Алар җинаять кылынып эш ачылмауга риза түгел. Кануннарның кайберәүләр файдасына гына эшләве дә ошамый. Шуңа күрә алар гаделлек өчен эшли алмаганга бу документларны журналистларга тапшыра. "Новая газета"ның беркайчан да дөрес мәгълүмат хәбәр итүчеләрне сатмаячагын да беләләр. Шуңа күрә безгә мөрәҗәгать итәләр", диде Мортазин.

Ирек Мортазин Тикшерү комитетының бертуган Навальныйларга карата тикшерү башлавын дөньякүләм билгеле Ив Роше (Yves Roshe) компаниясенең Русиядә өч миллион агач утыртуы белән бәйләп язды. Мәкалә "Ив Роше Русиядә өч миллион агач һәм абыйлы энеле Навальныйларны утыртырмы?" дип аталды. Ив Роше 2010 елда ширкәтнең 50 еллыгы уңаеннан дөньяда үзе утырткан агачлар санын 50 миллионга җиткерәчәген, ә Русиядә өч миллион агач утыртачагын белдергән иде. Ширкәт бу эшне 2013 елда төгәлләргә ниятләде.

"Мин әнә шулай итеп Ив Рошенең хуҗаларына, агач утыртыгыз, ә Навальныйны утыртырга Русиядә сездән башка да теләүчеләр җитәрлек, бу эшкә сез тыгылмагыз дип әйтергә теләгән идем", ди Мортазин.

Журналистның бу мәкаләсе пәйда булуга ук кайбер блоггерлар русияләрне бизәнү әйберләре чыгаручы ширкәт тауарларын сатып алмаска, бойкот игълан итәргә чакырды. Ив Рошенең Русиядә 90-нан артык шәһәрдә 238 кибете, 25 салоны бар.

Мортазин фикеренчә, Ив Рошенең Русия белән эшләүче "Ив Роше Восток" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Бруно Лепру тикшерү комитетына Навальный өстеннән гариза язып икеләтә үзенең абруен төшергән.

"Ив Роше" Навальный эшенә керешеп пычранды
"Ив Рошенең баш фатирында Русиядәге бүлегендә кем эшләгәне турында уйланырга тиешләр. Әгәр җитәкче дүрт ел дәвамында компаниянең тиешеннән югары бәядән почта хезмәтен куллануына игътибар итмәсә, димәк, ул һөнәри яктан сукыр булып чыга. Әгәр ул Навальныйны сәяси яктан эзәрлекләүдә катнаша икән, димәк, ул сәясәткә керешә. Сәясәттә катнашмаучы әлеге ширкәттә андый кешегә урын булмаска тиеш. Шулай булгач, "Ив Роше Восток" Навальныйны тикшерү эшенә керешеп китеп каты пычранды", ди Мортазин.

Алексей Навальныйның бертуганы Олег - "Почты России" вәкиле. "Почты России"ның "Абунә баш агентлыгы" (“Главное подписное агентство”) "Ив Роше Восток" белән аларның тауарларын ташу турында килешү төзи. "Ив Роше Восток" әлеге хезмәт өчен 55 миллион сумнан артыграк акча күчерә. Ә агентлык йөк ташу өчен бу эшкә "АвтоСАГА"ны җәлеп итә һәм аларга 31,5 милионнан артыграк акча түли. "Калган акча салымнарга, экспедиторларның хезмәт хакларына, йөк төяүчеләргә һәм башка чыгымнарга киткән", ди Мортазин.

Тикшерү комитеты исә бертуган Навальныйлар бу 55 миллион сум акчаны урлаган дип тикшерү башлый. Мортазин фикеренчә, бер көн эчендә, Лепру шикаять язуга ук комитетта документларның шулкадәр зур тизлек белән әйләнә башлавы, әлеге эшне тикшерүгә мөнәсәбәтле яңа документларның берсе артыннан берсе пәйда булуы, шул ук вакытта Русиядәге өч федераль каналда бу хакта репортажлар күрсәтелү, тикшерү комитетының "Ив Роше Восток" җитәкчелегенә Навальный өстеннән шикаять язарга сораганлыгына ишарәли. Журналист фикеренчә, моның нигезендә бары тик бер генә әйбер – Навальныйны каралту ята.

“Бу эш юктан бар булган һәм аның максаты – менә Навальныйга карата җинаять эше ачтык дип шау-шу тудыру һәм Навальный образын халык аңына җинаятьче буларак сеңдерү. Навальный эше турында репортажлар беренче биттә, төп хәбәрләр булып тора. Аны "Время" програмы да, "Вести" програмы да күрсәтә. Әгәр бу җинаять эше ябыла икән, аның турында беркем дә сөйләмәячәк. Тикшерү комитеты оештырган бу "почта эше"нең барып чыкмаячагы күренеп тора”, ди Мортазин.

Аның фикеренчә, Русия халкына үзен гадел тикшерүләр алып бара торган комитет буларак ышандырырга тырышкан бу оешма Русия җитәкчелеге күңеленә хуш килмәгән оппозиционерларга теләсә нинди җинаять эшен оештыра, хәтта чит ил ширкәтләрен дә бу эштә катнаштыра ала. Навальныйларның “почта эше” моның бер мисалы гына булып тора.
XS
SM
MD
LG