Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:35

Обама: Әфганстанда сугыш 2014 елга бетәчәк


АКШ президенты Барак Обама үзенең еллык мөрәҗәгатендә Әфганстандагы сугышның 2014 ел азагында тәмамланачагын белдерде.

Обама чыгышында әйтелгәнчә, 34 мең американ гаскәре киләсе елда ук өйләренә кайтачак.

"Әл-Каидәнең инде шәүләсе генә калды", диде Обама.

Шулай ук АКШ президенты халыкара җәмәгатьчелекнең Иранның атом коралы ясавына юл куймаячагын кабатлап, Иран җитәкчеләрен атом низагына дипломатик чишелеш табарга чакырды.

Обама сишәмбе көнне Төньяк Кореянең атом сынавын кискен тәнкыйтьләде, киләчәктә АКШ һәм Русия атом коралын киметү эшен дәвам итәчәк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG