Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак 22 елдан соң Кувәйткә очышлар башлый


Гыйрак дәүләтенә караган һава юллары ширкәте Сәддам Хөсәин көчләре 22 ел элек Күвәйткә басып кергәннән бирле туктатылган очышларны яңарта.

Күвәйт авиациясе идарәсе башлыгы Фәвваз Әл-Фәраһ сүзләренә караганда, беренче очыш 16 февраль көнне булачак. Багдад һава аланыннан Күвәйткә атнасына дүрт туры очыш көтелә. Нәҗаф шәһәреннән Күвәйткә атнасына ике туры очкыч китәчәк. Тагын бер очкыч Көрдистанның Әрбил шәһәре аша очачак.

Багдад 1990 елгы сугыш өчен Күвәйт һава юллары ширкәтенә 500 млн долларлык зяынны түләргә ризалашты. Ике ил арасында чишелмәгән башка күп төрле каршылыклар кала.
XS
SM
MD
LG