Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы җинаять Татарстанда милләтара нәфрәт хисләре тудырды


8 яшьлек Василиса Галицына
8 яшьлек Василиса Галицына

Чаллыда сигез яшьлек Василиса Галицынаның үтерелүе республикада шактый резонанс тудырып, халыкта башка милләтләргә карата нәфрәт хисләре уятты.

2 февральдә хәбәрсез югалган Василиса Галицынаның үле гәүдәсен дүрт көннән таптылар. Аны үтерүче дә билгеле булды – чыгышы белән Үзбәкстаннан булган Фәррух Ташбаев. Аның милләтен мәгълүмат чаралары ассызыклап хәбәр итте. Халык аңа “хайван” дип кушамат такты, журналистлар да аны кулланудан читенсенми.

Югалган кызны эзләү вакытында Татарстан полициясе белән беррәттән волонтерлар да моңарчы республикада күзәтелмәгән активлык күрсәтте – Василисаны меңләгән кеше эзләде. Сабыйның мәете табылгач, аны җирләүдә алма төшәрлек урын юк иде, кыз белән хушлашырга меңнәрчә кеше җыелды.

Моңарчы Татарстанда моңа охшаш җинаятьләр булмады түгел. Ләкин аларның берсе дә Василиса Галицына очрагындагы кебек меңләгән кешенең күңеленә үтеп кермәде. Халык авызында һәм матбугат чараларында “үтерүче – үзбәк” сүзләренең тәкърарланып торуын исәпкә алсак, моңа гаҗәпләнәсе юк. Сер түгел, гаепсез баланың үлүе белән беррәттән халыкны ксенофобия яки башка милләт вәкилләренә карата нәфрәт хисләре дә берләштерде.

Моңа ап-ачык мисалларның берсе – үзбәкләргә карата һөҗүмнәр оештыру турындагы шигарләр яңгыравы. Әлегә алар интернетта гына күзәтелә, ләкин халкын игътибарын җәлеп итә. Иң мөһиме – бу фикергә уңай караучылар күп.

"Русский Альянс Казань" төркемендәге сораштыру
"Русский Альянс Казань" төркемендәге сораштыру
“Вконтакте” социаль челтәренең “Русский Альянс Казань” төркемендә “Үзбәкләргә һөҗүмнәр оештырылса, Сез анда катнашырга әзерме?”, дигән сораштыру урнаштырылган. Тавыш бирүчеләрнең 70%ка якыны “Катнашырга әзер!” дип җавап биргән. Төркемне 1400гә якын кеше укып бара.

“Русский Альянс Казань” администраторлары Чаллыда җинаять булган көннәрдә актив рәвештә мигрантларның никадәр җинаять кылганнарын яктыртып барды. “Канунсыз мигрантларның тору җирләрен беләсезме?” дигән сораштырулар уздыру да игътибарны җәлеп итә.

Татарстандагы үзбәк милли-мәдәни мохтарияте исә Чаллыдагы җинаятьне һәм кызны үтерүчене кискен тәнкыйтьләп чыкты.

"Кызның туганнары һәм якыннары алдында чын күңелдән гафу үтенәбез. Бу җинаятьне эшләгән хәсис иң кырыс җәзага лаеклы", дип яза мохтарият җитәкчеләре ачык хатында. “Мохтарият үз милләттәшләрен канунны тыңларга, кабул итүче якның гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтә. Шуңа күрә без бу җинаятьне кешелеккә һәм тәртипкә каршы гамәл генә түгел, ә үзебезгә каршы рәнҗетү итеп тә кабул иттек”, - диелә хатта.

Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Игорь Силко “Азатлык” радиосына белдергәнчә, һөҗүмнәр оештыру чакырулары җентекләп күзәтелеп бара. Аның сүзләренчә, бу эштә шулай ук ФСБ да катнаша. Ләкин әлегә һөҗүмнәр турында төгәл мәгълүмат юк, ди ул. Игорь Силко “Русский Альянс Казань” төркемендәге сораштыру турында да фикерен әйтмәде.

Тикшерүчеләр 30 яшьлек Фәррух Ташбаевка балигъ булмаган Галицынаны үтерүдә гаепләү белдерде. Хәзер ул ике айга сак астына алынган.

Беренчел тикшерү тәмамлангач җинаять эше Татарстан югары мәхкәмәсенә тапшырылачак. Бу хакта югары мәхкәмә рәисе урынбасары Максим Беляев белдерде.

Галицынаның кисәкләргә туралган мәете 6 февральдә Чаллыдан 73 чакрым ераклыкта Зәй районында юл читендә табылды.
XS
SM
MD
LG