Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:52

Себер фольклорчысын искә алу кичәсе үтте


Дуслары Әлминур Патршина хөрмәтенә чыгыш ясыйлар

Дуслары Әлминур Патршина хөрмәтенә чыгыш ясыйлар

8 февраль көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге каршында яңа эшли башлаган “Булат” себер-татар әдәбияты кунак бүлмәсе оештыруында себер татарлары фольклорчысы Әлминур Патршинаны искә алу кичәсе булып узды.

Чарага мәрхүмәнең туганнары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, аны белгән, башкарган хезмәтен, сәләтен хөрмәт иткән якташлары җыелды. Алып баручы Зөлфинә Минибаева Әлминур Патршинаның тормышын, иҗат юлын чагылдырган видеофильм карарга тәкъдим итте. Аннары Нәсия Уразова мәрхүмәнең якын дусты, үткән гасырның 90нчы елларында өлкә татар мәдәният үзәгенең фольклор бүлегенә югары махсус белеме булмаган белгечне мөдир итеп билгеләр өчен түрәләргә гаризалар язып, тулай торакта бүлмә алырга ярдәм иткән җитәкчесе – Фәрит Хәкимовның җылы хәтирәләрен укып ишеттерде.

Әлминур Патршина

Әлминур Патршина

Шул арада “Сүнмәс хисләр” ансамбле Патршина репертуарыннан “Ция” дигән җырны башкарды. Әбүзәр Миннебаев гармун-курайда мәрхүмәнең яраткан җырларын уйнады. Кичәгә килгән ахирәте Зөлфирә Юзиханова көчле тавышы белән “Олы юлның тузаны” җырын, филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова үзе язган мөнәҗәтне башкардылар.

Каскара авылыннан килгән “Дуслык” җыр, “Әхтәмүшки” халык, “Умай” фольклор ансамбльләре җитәкчеләре Патршина турындагы якты истәлекләре белән бүлешеп, аның җыентыклар китабында басылган җыр-такмакларын җырладылар. Танылган фольклорчының эшен дәвам иттерүче, җырчы Луиза Ильясова, җирле шагыйрә, “Рамай” ансамблендә Патршина белән бергә җырлап йөргән Клара Кучковская да тамашачыларга себер татар телендә матур җырлар бүләк иттеләр.

Районнарга фольклорчы "Әхтәмушки" ансамбле белән бергә йөри иде

Районнарга фольклорчы "Әхтәмушки" ансамбле белән бергә йөри иде

Кичәгә мөхтәрәм профессорыбыз Хәнисә Алишина да килгән иде. Аңа сүз бирелгәч, ул, гадәттәгечә, чараның әһәмиятен билгеләп, оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм Патршинаның җырлар җыентыгы китабын сыйфатлырак итеп, тулыландырып, фоторәсемнәр өстәп, зуррак шрифт белән кабат бастырырга һәм фольклорчы исемендәге фәнни-практик конференцияләр уздырырга кирәк дигән тәкъдимнәр кертте. Аннары сәхнәгә шагыйрь Заһид Акбүләков чыгып мәрхүмәгә багышланган мәдхиясен укыды.

Клара Кучковская

Клара Кучковская

Чара җылы атмосферада үтте, якты истәлекләре белән бүлешергә теләүчеләрнең һәрберсенә сүз бирелде, мәрхүмә рухына багышлап дога укылды, - дип кичәдән алган тәэсирләре белән уртаклашты Рәүфә Кангазина. – Балалары белән дә очрашып, аларның истәлекләрен, булган башка материалларны да бергә туплыйсы, бер бөртеген дә югалтмыйсы иде, - диде ул.

Әлминур Патршина Төмән өлкәсенең Вагай районы, Тугыз авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе тракторчы була, Әлминур да тракторчылыкка укый, эшләп тә ала. Аннары Тубыл кооператив техникумын тәмамлый, тик күңеле барыбер иҗатка, сәнгатькә тарта. Монда үзе сәүдә эшендә эшләгән, шигырь-такмаклар язган әнисе үрнәге дә бардыр. Әлминур аннары үзе дә алты бала анасы була. Тормыш юлында хыянәтен дә, башка газапларын да аз гына татымый ул. Шуңа да күңеле халык җырына, мөнәҗәт-бәетләргә тартылгандыр, бәлки.

"Дуслык" ансамбле Әлминур җырын башкара

"Дуслык" ансамбле Әлминур җырын башкара

1990 елда өлкә татар мәдәният үзәгендә эшләргә чакыра аны үзәкнең директоры Фәрит Хәкимов. Шуннан ул фольклор җыю белән чын-чынлап кызыксынып китә. Үзенең ансамблен булдыра. Үзәк ябылгач та, өлкә татар мәдәният бүлегендә методист булып эшли. Мөмкинлек чыгу белән ерактагы авылларга фольклор җыярга ашыга. “Бервакыт, хәтта, саз артындагы авылга юлга чыкканында, баткаклыкка да кереп китә, - дип сөйләгәнен язып калдырган хәзер инде үзе дә мәрхүм танылган журналист Фәрид Баязитов. – Шунда 4 сәгать чыга алмый азаплана, шул тирәгә очраклы рәвештә генә килеп чыккан аучы коткара үзен”. Ул җыйган себер татарлары бәетләре, мөнәҗәтләре, җырлары Патршина исән вакытта өлкә татар китап нәшрияты тарафыннан “Себер татар халык җәүһәрләре” исеме белән китап итеп бастырылган иде. Мең данәдәге басма тиз арада таралып бетте. Фольклорчылар аны кадерләп саклыйлар.

Әлминур Патршинаның дуслары Зөлфирә Юзиханова, Әнәс Гаитов, Нәсия Уразова

Әлминур Патршинаның дуслары Зөлфирә Юзиханова, Әнәс Гаитов, Нәсия Уразова

“Себер татарларының үз йөзе, теле, мәдәнияте аны нык борчый. Бар көчен, сәләтен якташларыбызның көнкүрешен, дөньяви хәлен күтәрүгә, үстерүгә бирә. Халык өчен яшәү - Әлминурның якты офыгы, бетмәс-төкәнмәс бәхет, шатлыгы. Халыкның югалып баручы мәрҗәннәрен, рухи җимешләрен ул бөртекләп җыя, эшкәртә һәм практик рәвештә үзе аларны сәхнәдә, эфирда башкарып кире халкына кайтара”, - дип яза бу китапның кереш сүзендә җирле шагыйрь Заһит Акбүләков.

Патршина җитәкләгән “Рамай” фольклор ансамбле себер фольклорчысының соңгы көннәренә кадәр авылларда көтеп алынган төркем булды, аларны һәркайда көтеп алалар, яратып тыңлыйлар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG