Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Башкортстан телевидениесен мәхкәмәгә бирмәкче


Зыялылар утырышы
Зыялылар утырышы

Уфада бер төркем татар зыялылары көнүзәк проблемнар турында сөйләшү уздырды. Анда каралган төп мәсьәлә – Башкортстан телевидениесе турында булды.

Утырышта республика телевидениесендә татарларны башкорт итеп күрсәткән тапшыруларның даими чыгуы, шуның белән татар милләтенә каршы эш алып барулары уңаеннан борчулар белдерелде.

Композитор Алик Локманов бу тапшыруларны тыныч кына карап уздырып җибәреп булмавын, аларга каршы нинди дә булса чаралар күрергә чакырды.

Этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрәфыйков татарларга каршы тапшырулар алып барган журналист Салават Хәмидуллинның узган елда Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясен алуын искә төшерде һәм аны мәхкәмәгә бирергә кирәклеген күтәрде:

Илдар Габдрәфыйков
Илдар Габдрәфыйков
“Бу тапшырулар хәбәрдарлык чараларын кулланып милләткә милләтне каршы куя торган экстремистик тапшырулар. Алар 282нче маддәгә туры килә. Милли үзаң кешенең үз эше, ул көчләп тагылырга тиеш түгел. Без бу уңайдан Русиянең элемтә күзәтү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алар ике тапкыр кисәткәннән соң чаралар күрергә бурычлы”, диде.

Социология фәннәре докторы Рушан Галләмов тапшырулардагы тарихи хаталар турында тукталып, борынгы төрки ыруларның башкорт ырулары дип атауларын ассызыклады:

Рушан Галләмов
Рушан Галләмов
“Борынгы төрки ыруларда биләр, елан кебек ырулар булган. Бүген башкорт журналистлары аларны башкорт ырулары дип атый. Тарихи хакыйкатьне узып, халыкка ялган фикер тагу белән шөгыльләнәләр. Мин тагы бер концепциягә каршы: имеш, татарлар - монда күчеп килгән халык. Бу дөрес түгел. Бер өлеше күчеп килсә дә, аңа кадәр биредә татарларның яшәве мәгълүм. Без үз җиребездә яшибез. Безне килмешәк итеп күрсәтүләргә дә чик куярга вакыт”.

Утырышта республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә яшәгән татарлар тарихы турында фәнни-гамәли конференция уздырырга, Башкортстан телевидениесенең тарихи чынбарлыкка туры килмәгән тапшырулар күрсәтүе өчен телекомпанияне мәхкәмәгә бирергә дигән фикергә килделәр.

Утырышта, шулай ук, республика президенты хакимияте, хөкүмәттәге кадрларның башлыча башкорт халкы вәкилләреннән торуы, мәктәпләрдә мәҗбүри башкорт телен укыту дәвам итү мәсьәләләре дә тикшерелде.

Якын араларда Башкортстан урыслары проблемнары буенча сөйләшү узачагы билгеләнеп, урыслар белән уртак документлар кабул итү мәсьәләләрен дә өйрәнергә дигән фикергә килделәр.
XS
SM
MD
LG