Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция мәхкәмәсе урам җыеннары өчен штрафны киметергә кушты


Русиянең Конституция мәхкәмәсе канун чыгаручыларга "урам җыеннары" турындагы канунны бозган өчен билгеләнгән акчалата җәза күләмен киметергә күрсәтмә бирде.

Шулай ук әлеге белдерүдә хакимиятләр канунны бозучыларны сәяси карашларына карап аерырырга тиеш түгел, диелгән.

"Хакимиятләр урам җыеннарын оештыру һәм уздыруга йогынты ясарга тиеш түгел. Ватандашларның сәяси карашларына карамастан тыныч җыеннар уздыру хокукы бозылмаска тиеш", диелгән Конституция мәхкәмәсе карарында.

Чәршәмбе көнне Татарстанның Югары мәхкәмәсендә КФУ укытучысы, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиевның үзенә урам чарасын канун бозулар белән уздыруда гаепләнеп дәүләткә 20 мең сум түләү җәзасына каршы шикаяте каралды. Утырыш 27 февральгә күчерелде.

Рөхсәтсез урам җыены оештыруда гаепләнгән Эльмира Дмитриева һәм Зәринә Таскаева акланды. Аларның эшләре тагын 20 февральдә каралачак.
XS
SM
MD
LG