Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

Дагыстанда Хасавюрт террор һөҗүменнән соң иминлек көчәйтелде


Дагыстан полициясе Хасавюртта террор һөҗүменнән соң иминлек чараларын ныгыта.

Шәһәр читендәге полициянең тикшерү ноктасында бүген иртән булган интихар һөҗүмендә дүрт полиция хезмәткәре һәлак булды, алтысы яраланды. Шартлау корылма янына килеп туктаган машинаны тикшерү башлангач булган.

Русия тикшерү комитеты рәсмие Владимир Маркин шартлауның 100-120 кг тротил көчендә булганын белдерде.

Дагыстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, шартлауда тикшерү ноктасы һәм берничә машинага зыян килгән. Һөҗүм өчен җаваплылырны ачыклау өчен тикшерү башланды.

XS
SM
MD
LG