Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда хатын-кызларга карата көч куллануга каршы йөрешләр үтә [видео]


Әфган хатын-кызлары көч куллануга каршы
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:48 0:00

Әфган хатын-кызлары көч куллануга каршы йөрешкә кушылды

Хатын-кызлар хокукларын яклау хәрәкәтенә нигез салынуының (V-DAY) 15 еллыгы тулган бу көндә дөньяның төрле илләрендә көч куллануга каршы урам җыеннары үтә. "Миллиард күтәрелеше" (One Billion Rising) дип аталган бу урам йөрешләрен АКШ драматургы Ив Энслер финанслый.

Урам йөрешенә багышланган сәхифәсендә "җир шарында өч хатын-кызның берсе үз гомерендә көч куллануга дучар була яки көчләнә, бер миллиард хатын-кызның эзәрлекләнеп яшәве ул вәхшилек, бер миллиард хатын-кызның йөрешкә чыгуы ул инкыйлап", дип язылган.

Оештыручылар дөнья хатын-кызларына бүген урамнарга чыгып йөрергә, биергә, үз хокукларын дәгъваларга һәм көч куллануны туктатуны таләп итүдә бердәм булырга чакырды.
XS
SM
MD
LG