Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүгенән башлап Татарстан президентын ЮХИДИ машиналары озатып бара алмый


Русия хөкүмәтенең ЮХИДИ хезмәткәрләре озатуында кемнәрнең йөри алуы турындагы күрсәтмәсе бүген көченә керде. Төбәк башлыклары, Русия президентының федераль бүлгәләрдәге вәкилләре һәм Дәүләт думасындагы фракцияләр башлыклары машиналарын моннан соң ЮХИДИ хезмәте озатып йөри алмый.

Югары дәрәҗәләрдәге рәсмиләрне ЮХИДИ машиналары белән озату аларның Русия президенты Владимир Путин яки премьер-министры Дмитрий Медведев оештырган чараларга барулары вакытында гына мөмкин булачак.

Федераль канун нигезендә ЮХИДИ хезмәте Русия президенты, премьер-министры, Дәүләт шурасы һәм Федерация шурасы рәисләре, Конституция, Югары һәм Югары арбитраж мәхкәмәләре рәисләре һәм Русия тикшерү комитеты башлыгын гына озатып йөри ала.

Казан хокук яклау үзәге һәм Русия машина йөртүчеләре федерациясенең Татарстан бүлеге Казан халкына бу канунны бозучыларны күргән очракта аларны видеога төшереп җибәрүне сорап мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG