Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:17

Татарстан депутатлары киләсе атнада сессия алдыннан яңа гимнны ишетәчәк


Дәүләт Шурасының киләсе атнада узачак 38 нче утырышында Татарстан гимнының иске варианты соңгы тапкыр яңгыраячак. Бу көнне депутатлар беренче укылышка республиканың дәүләт символлары турындагы канунына үзгәрешләр кертәчәк.

Шул турыдагы канун өлгесе Татарстан гимнының Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган яңа вариантын тәкъдим итә. 21 февраль көнне сессиягә бер сәгать кала депутатлар аны беренче тапкыр Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында ишетә алачак.

Бүген Дәүләт Шурасы президиумы утырышында Шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халык ягыннан гимнны башкарганда уң кулны күкрәккә кую кебек теләк-үтенечләр барлыгын әйтте. Яңа канун проектында бу чагылыш тапмаган.

Депутат Хафиз Миргалимов Дәүләт Шурасы Президиумына барлык депутатлардан да гимнны ни дәрәҗәдә белүгә имтихан алырга чакырды. Аның бу тәкъдиме кире кагылды.

20 ел элек Рамазан Байтимеров шигыренә нигезләнгән Рөстәм Яхин көе Татарстанның гимны булып сүзсез сайланган иде. Дәүләт шурасы президиумы махсус комиссия төзеп гимн сүзләренә игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясады. Байтимеров сүзләрен Гәрәй Рәхим эшкәртте, урыс теленә яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемә итте.

XS
SM
MD
LG