Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Җомга көнне Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оешканга 15 ел тулды. Февраль азагында нәзарәтенең пленумы үтәчәк. Бу һәм башка мәсьәләләр хакында Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин белән сөйләштек.

Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт инде берничә тапкыр мөфти вазифасына намзәт буларак тәкъдим ителгән иде. Казан имамнарының аны тәкъдим итүенә карамастан, ул үз теләге белән намзәтлектән баш тартты. Мансур хәзрәт белән сөйләшүне бүгенге мөселманнарның торышы, хакимият белән эшләү юнәлешләре турында башладык.

– Мансур хәзрәт бүген Татарстанда мөселманнар белән хакимият арасында хезмәттәшлек ничек бара?

– Коръәндә Аллаһ Тәгаләгә, Мөхәммәт пәйгамбәргә һәм арагыздан сайлап куелган кешеләргә буйсыныгыз диелгән. Әгәр алар сине җәберләмәсә, йортыңнан куып чыгармаса, аналарыңны, хатыннарыңны, апа-сеңелләреңне кыерсытмасалар, бүген яшәгән хөкүмәт кануннарына буйсынырга тиешсең. Бу Согуд Гарәбстанында, Малайзиядә, Англиядә, Русиядә булсынмы, һәрбер хакимиятнең үз кануннары бар һәм аны дингә туры китереп яшәргә кирәк.

Бүген хәләл ит ашыйсың килә икән - аша, хиҗап белән йөрисең килә икән - йөре, намаз укыйсың икән - укы, мәчет-мәдрәсәләрдә укытасың икән - ач та укыт. Бернинди каршылыклар юк бит.

Ә болай булгач, ни сәбәпле кайбер мөселманнар канәгатьсезлек белдерә, мөфтигә каршылык йөзеннән пикетлар да узды?

– Андый хәлләр һәрвакытта бар. Кемгәдер бу кирәк. Диннән файдаланалар. Бу дини өлкәдәге кризис террорчылыктан, экстремизмнан туа. Террорчылыкның милләте һәм дине юк. Элек-электән бер мөфти кемгәдер ошамады, икенче имам тагын кемгәдер ошамады, нишлисең инде, хәтта бер гаиләдә дә әле бер-беребезгә ошап бетә алмыйбыз. Әгәр ислам кушканча яшәсәләр, бернинди проблемнар чыкмаячак.

– Димәк, февраль азагында үтәчәк Татарстан мөселманнары диния нәзарәте пленумы нәтиҗәсендә яңа мөфти сайланса, тагын ниндидер ыгы-зыгылар чыгулар ихтималмы?

– Февраль азагында булачак пленумда мөфти сайламаслар. Мөфти сайларга корылтай кирәк. Ә пленумда тәкъдим кертелергә һәм сайлау булачагы игълан ителергә мөмкин. Мисал өчен, бер айдан соң корылтай булса, ул вакытта инде тәкъдимнәр, намзәтләр кертелергә тиеш. Мөфти сайланамы-юкмы, бәлкем шул ук мөфти калыр. Без аны бит әле белмибез. Әмма халык белән эшләргә кирәк. Тынычлык булсын өчен без имамнар аңлату эшләре алып барырга, шул хакта вәгазьләр сөйләргә тиеш.

– Вәгазьләр даими сөйләнә бит...

– Вәгазьләр дә төрле бит. Без Мөхәммәт пәйгамбәргә ошарга, аннан үрнәк алырга тырышабыз. Бер китапта да пәйгамбәребезнең сакалы төрле якларга чыгып тора, киемнәре ямьсез дип язылмаган бит. Ә бүгенге көндә безнең яшьләребез сакалын карамый, чәчләре тырпаеп тора, киемнәре ямьсез. Менә имамнар шуның турында күбрәк сөйләргә тиеш. Әлбәттә вәгазьләр сөйләнә, әмма дини идарәләр, мөхтәсибләр вәгазьләрне тикшереп имамнарга тәкъдим итәргә тиеш.

– Бу эш бара бит инде. Сөйләнәсе вәгазьләр контрольга алынды, ләкин нәрсәдер үзгәрде дип әйтеп булмый.

– Әйе, кайвакыт таякны артыграк бөгеп ташлыйбыз шул. Аның сынуы ихтимал.

– Сез артыграк китте дип саныйсызмы?

– Юк, әле артыграк китмәде. Безнең голәмәләр шурасы, казыятләр бар, алар утырышында бу вәгазьләр темасы каралырга тиеш, чөнки бер мөфти генә “мондый вәгазьләр сөйләгез” дисә, бу дөрес булмас. Ул бит фәрман түгел, бер кеше тарафыннан чыгарылырга.

– Бу эш хәзер ничек бара соң?

– Яхшы бара. Мөхтәсибәткә дини идарәдән вәгазьләр килә һәм без аны бөтен мәхәлләләргә, имамнарга таратырга тырышабыз.

– Сез әйттегез, халык хуҗасына буйсынырга тиеш дип, мөселманнар да мөфтигә буйсынырга тиеш булалар...

– Әлбәттә, ул бит алар арасыннан сайлап куелган кеше.

– Әмма барысы да буйсынмый. Бәлкем аны хөрмәт итмиләрдер. Бүген мөфти булырга лаеклы кешеләр бармы соң?

– Намзәтләр булмаса, бер мөфти генә булса, ул вакытта сайлау булмый бит инде. Намзәтләр булса гына демократик сайлау була.

– Сез әйттегез, мөфти үз урынында калырга мөмкин дип, әмма ул бүгенге көндә Төркиядә бит?

– Ул бит җәрәхәтләр алгач, сөякләре дөрес үсмәү сәбәпле дәваланырга китте. Кемдер аны әйтә бөтенләй качып китте, ди. Кешеләр әллә нәрсәләр сөйләр инде. Вакыт узгач, бөтен нәрсә күренер. Ләкин бездә хөсетлек, гайбәт дигән әйбердән мөселманнар читенсенми. Сайланып куелган кешегә буйсынырга тиешбез. Әлбәттә барысы да аны сайламагандыр. Әмма ул гомумән сайланып куелган кеше. Әгәр сиңа мөфти, имам ошамый икән халык белән җыелып хәл итәргә кирәк, аның өчен казыйлар бар, голәмәләр шурасына да мөрәҗәгать итеп була. Бу мәсьәлә булса аны утырышта карарга кирәк, ә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм интернет аша халыкка мөрәҗәгать итәргә түгел. Моны тыю кирәк. Имамны тәнкыйтьләргә ярамый, чөнки ул синең өчен җавап бирәчәк.

– Мөфти итеп сезне дә куялар дип әйтәләр?

– Мин үземнең намзәтне фәкать 1998 елда гына чыгарган идем, башка чыгармадым. 2002 елны мине тәкъдим иттеләр, ләкин мин үз теләгем белән исемемне алдым, 2011 елны да Казан имамнары мөфти вазифасына намзәт итеп чыгарган иде, анда да шулай үз теләгем белән баш тарттым.

– Сезне мөфти вазифасына намзәт буларак тәкъдим итсәләр, тагын шулай эшлисезме?

– Менә бу инде сер... Әмма аның бит шартлары бар. Ул Татарстанда яшәргә, имам вазифасында берничә ел эшләгән кеше булырга тиеш.

– Мөфти вазифасына лаеклы кешеләр күп дип саныйсызмы?

– Бар. Чөнки Татарстанда 1400 мәхәлләдән тыш, әле казыйлар да, голәмәләр шурасы вәкилләре дә бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG