Чиләбе өлкәсендә метеорит төшеп яраланган 500ләп кеше табибларга мөрәҗәгать иткән.
Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, тугыз кешенең хәле аеруча авыр. Ун шәһәр һәм авылда биналарга зыян килгән, тәрәзәләр коелып төшкән. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары ябылды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы метеорит калдыклары әле табылмаган, дип белдерде.
Дистәләгән тонн авырлыгындагы метеорит күп кисәкләргә ярылып төшкән. Аның җиргә төшүен Башкортстан, Свердлау, Курган, Төмән өлкәләре һәм Казакъстанның төньягында күргәннәр.