Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:35

Чибәркүлләр: "Метеорит калдыклары төшү бездә җир тетрәү кебек булды"


Җомга иртәсендә Урал төбәге өстеннән метеорит очып узды. Ул шартлап, кисәкләре төрле шәһәрләргә, авылларга коелды. Төрле хәбәрләргә күрә 250-дән алып 500-гә кадәр кешегә зыян килгән. Метеорит калдыклары Чибәркүл күленә дә төште дип хәбәр ителде.

Чиләбе татарларының Акмулла исемендәге иҗат берләшмәсе әгъзасы, Чибәркүл шәһәрендә яшәүче Нурислам Айбулатов әйтүенчә, иртәнге сигезләр тирәсендә соң алар көчле балкыш күргән, шуннан Чибәркүл өстеннән шартлау дулкыны узып киткән. "Өйләребез җир тетрәүдәге кебек бераз селкенеп алды. Хәрбиләр бездә гел корал шартлатып тора. Мин башта шулар эшедер дип уйлаган идем. Аннан шартлаудан соң булган кебек дары исе дә таралды. Чибәркүл шәһәрендә җимерелүләр дә, зыян күрүчеләр дә булмады", диде Айбулатов.

Метеоритның һава катламына кереп көчле балкыш белән януын Чиләбе, Свердлау, Төмән өлкәсе, Башкортстанда, Казакъстанның төньяк өлешендә һәм Идел буе федераль бүлгесендәге кайбер урыннарда да күргәннәр.

Копейски шәһәрендә метеорит яңгырыннан тәрәзәләре коелган мәктәп

Копейски шәһәрендә метеорит яңгырыннан тәрәзәләре коелган мәктәп

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте метеоритның һавада шартлап төрле кисәкләргә ярылуын һәм төрле урыннарга төшүен хәбәр итә.

Зыянның зуры Чиләбе өлкәсенә килгән булырга мөмкин. Өлкәнең алты муниципалитетындагы, Еманжелинскида 40, Еткульдә 24 (шул исәптән алты бала да), Копейскида 75, Коркинода 31, Южноуральскида 15 (шул исәптән алты бала), Чиләбедә 107 (шул исәптән 15 бала) зыян күрүе турында әйтелә.

Еткуль авылы хакимияте башлыгы Михаил Грецай Азатлык радиосына, балалар мәктәптә түгел, ә өйләрендә зыян күрде, алар тәрәзә пыялалары ватылып җәрәхәтләнде, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу кадәр көчле шартлау дулкыны беркайчан да күзәтелмәгән. Халыкның башта нык курыкканын да белдерде ул.

Шартлау дулкыныннан Чиләбедәге һәм башка шәһәр, авыллардагы биналарга зыян килгән, җимерелгәннәре дә бар, тәрәзә пыялалары коелган. Чиләбенең үзендә бу казадан соң мәктәпләр һәм балалар бакчалары ябылган.

Чиләбедәге цинк заводы метеорит төшкәннән соң

Чиләбедәге цинк заводы метеорит төшкәннән соң

Чиләбе цинк заводы корылмалары зур зыян килгән биналарның берсе.

Русия эчке эшләр министрлыгы зыян күрүчеләрнең 500-ләп булуын хәбәр итә. "Бу сан зыян күрүчеләр турында яңа мәгълүматлар килсә үзгәрергә мөмкин", дип белдерә министрлык матбугат үзәге.

Метеорит калдыклары “Маяк” атом берләшмәсе урнашкан төбәккә төште. Белгечләр, атом калдыклары сакланучы “Маяк”ны кешелек өчен иң куркыныч урыннарның берсе, дип әйтә. Бүген “Маяк”та бер миллиард кюри атом калдыклары саклана. Анда 200-дән артык атом зираты, атом калдыклы су белән тулган чаннар бар.

“Маяк” урнашкан Озерски шәһәре җир астында атомлы сулыкның әкренләп кенә Чиләбегә таба юл алуы турында да белдерелә.

Бүген дөньяның 18 иленнән “Маяк”ка атом калдыклары китерелә. Русия моның өчен 20 миллиард долларны кесәсенә сала. Халык исә яман шеш һәм башка гомерлек авырулардан, тумыштан гариплектән җәфалана.

Озерски шәһәрендә яман шеш белән авыручылар уртача ил белән чагыштырганда 20%ка күбрәк.

Озерски шәһәре төрле табигать казалары еш булып тора торган урынга урнашкан. Мисал өчен, 1967 елда давыл атомлы Карачай күле суларын һавага күтәреп радиоактив яңгыр да яуды. Нәтиҗәдә меңнәрчә кеше нурланыш алды һәм бик күпләр яман шеш авыруыннан үлде.


View Larger Map

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG