Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метеоритның өч кисәге табылды


Русия эчке эшләр министрлыгы бүген җиргә төшкән метеоритның өч кисәге табылды, дип хәбәр итте. Аларның икесе Чиләбедә, берсе Златоуст шәһәрендә табылган.

Чиләбе өлкәсендә метеорит төшеп яраланган 500ләп кеше табибларга мөрәҗәгать иткән.

Дистәләгән тонн авырлыгындагы метеорит күп кисәкләргә ярылып төшкән. Аның җиргә төшүен Башкортстан, Свердлау, Курган, Төмән өлкәләре һәм Казакъстанның төньягында күргәннәр.
XS
SM
MD
LG