Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда цинк бәясе артты


Чиләбе цинк заводына метеорит төшүдән соң Лондондагы кыйммәтле металл базарында цинк бәясе артты, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.

Мәскәү вакыты белән көндезгә сәгать икегә бер тонна цинк бәясе $2.193, бакыр бәясе $8.237 иде.

Чиләбе цинк заводы хиссәләренең бәясе төште. Лондон биржасында хиссәләр 1.92%, Мәскәү биржасында 1.54% төште.
XS
SM
MD
LG