Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау балалары танылган көрәшче белән очрашты


Михаил Землянов музейда татар сыйныфлары укучылары белән
Михаил Землянов музейда татар сыйныфлары укучылары белән

Бу атнада Ижау шәһәренең татар сыйныфларында укучылар республикада танылган көрәшче Михаил Землянов белән очрашты.

Ижау шәһәрендә спортчылар даны музее күптән түгел ачылды. Әмма ул инде балалар, яшьләр, олылар арасында кызыксыну уятты. Музейга һәрвакыт кешеләр килеп тора. Биредә танылган спортчыларның үзләрен дә очратырга мөмкин.

Музейда Азия илләре көрәшчеләре белән бил алышып, икенче урыны алган көрәшче Михаил Земляновның медальләре, башка кызыклы документлары саклана. Ул аларны балаларга күрсәтеп, һәр экспонат турында аңлатмалар бирде. Үзенең тормыш юлы белән таныштырды, спортта ирешкән уңышлары турында сөйләде. Укытучылар балаларның, кызыксынып, музей буйлап йөрүләрен күреп, спортчылар белән очрашу, танышу алар өчен бик файдалы булыр дип ышана.

Спорт даны музеенда
Спорт даны музеенда
Балалар үзләре дә Михаил Земляновны тыңлап, аңарга ошарга тырышырга кирәк дигән фикерләрен җиткерде. 10нчы мәктәп укучысы Нияз акробат булырга хыяллана. Шуңа да танылган көрәшче сүзләрен игътибар белән тыңлаган.

Михаил Землянов малайларны шәһәрдәге көрәш секцияләренә чакырды. Татар егетләре Сабантуйларда көрәш мәйданында шәһәр, республика данын якларга тиеш дип, үзенең Удмуртиядә Сабантуйлар уздыруда катнашуын, чит төбәкләрдән килеп, батыр исемен алып китүләрен әйтте. Шуңа да яшьләрне милли көрәш алымнарын үзләштерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG