Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада балаларны көчләгән өчен гомерлек төрмә җәзасы кануны каралачак


Русия Дәүләт думасындагы Либерал-демократлар фракциясе депутаты Александр Старовойтов думага балаларны көчләү өчен гомерлек төрмә җәзасы билгеләү турында канун өлгесен тәкъдим итте.

Канун өлгесендә гомерлек төрмә - 12 яшькә кадәр балаларны көчләгән кешеләргә бирелгән бердәнбер мөмкин җәза булырга тиеш, диелгән. Югары мәхкәмә һәм Русия хөкүмәте әлеге канун өлгесенә каршы. Җинаять кодексына кертеләчәк үзгәрешләр бу төр җинаять өчен җәзаны арттыруны күз алдында тота.

Чаллыда сигез яшьлек Василиса Галицинаның үлеме җәмәгатьчелек игътибарын балаларга карата җинаятьләрнең артуына юнәлтте.
XS
SM
MD
LG