Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метеорит төшүдән 200 бала яраланган


Чиләбе өлкәсендә метеорит төшүдә зыян күрүчеләрнең саны бер меңгә җитте, шул санда 200ләп бала яраланган. Аларның күбесе коелган тәрәзәләр пыяласына киселеп яраланган.

Метеорит калдыклары өч урында табылган. Ике кисәк Чибәркүл районында, берсе Златоуст шәһәре янында төшкән. Шимбә көнне бу урыннарга галимнәр киләчәк.

Җомга иртән метеорит төшүе Төмән, Свердлау, Чиләбе, Курган өлкәләрендә һәм Башкортстанда күренгән.
XS
SM
MD
LG