Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38
Русиянең Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенконың бу атнада Казанга килеп "Русия өчен 83 субъект – артык күп, төбәкләрне эреләндерү сәясәте дәвам итәчәк", дип белдерүе укучыларыбызда кайнар бәхәсләр уятты. Азатлык форумына килгән фикерләрнең берсен сезнең игътибарга Халык Сүзе шәлкемендә тәкъдим итәбез.

Татарстан, әйтик, Самар өлкәсеннән нәрсәсе белән аерыла? – Татар халкының Милли Дәүләтчелеге булуы белән! Ләкин моны һич тә "татарлар дәүләте" дип аңларга ярамый, дөньяда бер милләтнеке генә булган дәүләт юк, була да алмый. Милли дәүләтчелек – Татарстанның дәүләти функцияләрендә Татар Милли Компоненты бар дигәнне аңлата.

Яхшымы-начармы, ул:

  • татарларның тигез хокуклы гражданнар булуын тәэмин итә, шул исәптән бүтән илләрдә яшәүче татарларны да милли изү-кысулардан яклау белән шөгыльләнә (яисә тиешле);
  • татар телен рәсми тел буларак дәүләт эшләрендә куллана;
  • бюджеттан татар телен тәэмин итү өчен финанслар бүлеп бирә;
  • татар телендә китаплар, гәзит-журналлар, радио-телевидение тапшырулары чыгаруны оештыра (шул җәһәттән чит төбәкләргә дә йогынты ясый);
  • татар мәктәпләрен, татар телендә укытуларны оештыра, аларны дәреслекләр, фәнни нигезләнгән програмнар белән тәэмин итә;
  • татар милли мәдәниятен оештыра һәм тәэмин итә, татар милли тарихын өйрәнү, таныту өчен шартлар тудыра һәм башка шундыйлар...
Беренче президент Миңтимер Шәймиев 90нчы еллар башында ук үз эшчәнлеген "Татарстан дәүләтенең милли компоненты юк!" дип алдашудан, шундый хыянәттән башлады, арытаба шуннан чыгып эш итте, әле дә шул политика дәвам иттерелә. Ләкин милли компонент бөтенләй югалмады, чөнки аның инде күпмедер формалашкан закончалык базасы бар, аны тәэмин итеп яшәтүче тере татар халкы бар – бер яки берничә генә бик зур түрә дә аны бер селтәнү белән юкка чыгара алмый. Мәгәр коточкыч зур зыяннар салырга сәләтле һәм бездә менә шуны эшләделәр дә.

Милләткә яхшылык эшләргә теләүчеләр, Татарстан дәүләтенең реаль эшләрен ошатмаудан чыгып, еш кына ул дәүләтне "бәреп төшерү", "сүтеп җыю", читтән килеп "коткаручылар"га бирергә әзерләү, этник яктан "чистарту" кебек ахмак һәм куркынычлы идеяләргә бирелеп китәләр. Мәгәр бердәнбер акылга ярашлы, реаль нәтиҗәләр бирердәй юл – әле булган дәүләтчелекне ныгыту һәм яхшы якка үзгәртү. Ә моның өчен парламентка яхшы депутатлар сайларга кирәк, милли-сәяси һәм милли-мәдәни җәмәгать оешмалары төзергә һәм эшләтергә кирәк, халыкның милли үзаңын үстерергә кирәк, татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү белән даими шөгыльләнергә кирәк. Дөньяга сибелгән татар халкын милли яктан бербөтен итеп туплап яшәтү өчен тырышырга кирәк. Ә түгел каядыр анда дәүләт бинасына басып керергә дә, дошманнарны бәреп атарга, дигән хыялларга бирелеп саташып ятарга!

Милли дәүләтчелек компоненты – татар халкының аерылгысыз хокукы булып тора, аны аңа беркем дә бирмәгән, бүләк итмәгән һәм ниндидер "канун үзгәртү", "административ-территориаль реформа ясау" кебек чаралар белән тартып алырга да хаклы түгел! Андый адым ясалса – ул фәкать Җинаять булыр! Һәм менә шунда инде каршылык күрсәтүнең мөмкин булган барлык алымнары да Канунлы булыр! Андый көрәш дөньяда "Милли азатлык хәрәкәте" буларак бик киң билгеле. Әлегә исә безнең "азатлык" – үзебез белән, үзебездән тора, тартышып аласы түгел. Татар халкының милли дәүләтчелек компоненты буенча бөтен республика халкы тавыш бирергә, референдум үткәрергә хаклы түгел! Бу, булган очракта, синең өеңә алты-җиде чит кеше кереп, синең мөлкәтеңне бүлешү турында "кул күтәргән" сыман булыр иде. Моңа һич юл куярга ярамый, шул җәһәттән бик актив көрәш алып барырга кирәк. Алдан-ала, көне килеп җиткәч түгел, эш үткәч нәфрәтләр чәчеп түгел!

Зөбәер Мифтахов
Чаллы шәһәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG